«Весна — лето 2024»

Коммуникатив компетентлы укучы тәрбияләү

статья о воспитании коммуникативной личности

Олимпиады: Викторина "По стране искусства" 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Коммуникатив компетентлы укучы тәрбияләү

Г.И.Хәкимуллина, Зеленодольский районы, Осиново бистәсе

В.В.Карпов исемендәге лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Күпмәдәниятле белем бирү – берничә телне бертигез дәрәҗәдә яхшы белүче, күп халыкларның әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән хәбәрдар укучы тәрбияләү заман таләбе булып тора. Укучы үз халкы гореф-гадәтләрен, телен, тарихын, мәдәниятен яхшы белү белән бергә, янәшәсендә яшәүче халыкның да мәдәниятен, телен өйрәнергә әзер булырга тиеш. Бу урында нәкъ менә толерант шәхес тәрбияләү хакында да сүз кузгату урынлы булыр. Толерант шәхес башка диндәге, башка телдә сөйләшүчеләргә сабыр караучы, аларны аңлый белә торган шәхес, дигән сүз.

Минемчә, һәркем урыслар арасында чиста әдәби рус телендә, татарлар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшергә хыяллана торгандыр. Хәзер инде, заманча булыйм, дисәң, инглизчә сөйләшә белү дә бик мөһим. Безнең җөмһуриятебездә укыту татар, рус һәм башка телләрдә алып барыла. Рус һәм татар телләре - икесе дә тигез хокукка ия булган дәүләт телләре. Телләрне белү - аралашуның нигезе, тыныч яшәү мәгънәсе, ике халыкның бер-берсенә якынаюы, туганлашуы ул. Шул ук вакытта инглиз телен укыту – заман таләбе. Укыту барышында һәр өч тел бәйләнешкә керә. 2013 елда Республикабызның башкаласы Казанда узган Универсиадага килгән кунаклар белән аралашу өчен дә бу телне дәүләт җитәкчеләреннән башлап гади укучыларга, студентларга да камил белергә кирәклеген күрдек. Ә укытуның төп максатларыннан берсе укучыларда лигвистик, социаль, коммуникатив һ.б. компетенцияләр булдыру.

Әлеге мәсьәлә укытучылар алдында яңа бурычлар куя – укучыларга күпмәдәниятле белем бирү бурычы. Бу федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруның бер юнәлеше булып тора. Укучыларда икетеллелек шартларында башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү, туган телне һәм башка чит телләрнең мәдәниятен өйрәнгән вакытта укучыларга үзләренең социаль-мәдәни компетенцияләрен арттыру мөмкинлеге тудыру.

Бу иң элек туган тел һәм өйрәнелә торган мәдәниятләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклау, үз чиратында укучыларга хәзерге заман поликультур оешмалар мәдәниятеннең күптөрлелеген күрү, өйрәнелә торган телнең илләрен, тарихын, тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен өйрәнү буенча белемнәрен тирәнәйтү юлы белән тормышка ашырыла.

Укучының тел байлыгын, татар телендә аралашу осталыгын арттыру, ягъни коммуникатив компетентлы укучы тәрбияләү өчен системалы эшләү мөһим. Дәресләрдә кагыйдәләр өйрәнү белән беррәттән, фикерләрен дөрес һәм әдәби телдә җиткерә белү серләренә төшенергә кирәк. Рус группаларында башлангыч һәм урта сыйныфларда уен технологиясен кулланып укыту кызыксыну уята, яхшы нәтиҗәләр бирә. Югары сыйныфларда коммуникатив компетентлы шәхес тәрбияләүдә эзләнү алымын куллану да үзен аклый. Нинди дә булса бер әсәргә рецензия, аннотация язу, аерым язучы турында рефератлар, фәнни эшләр эшләү дә тел байлыгын арттыра. Рус группаларында төрле темага сөйләшүләр, картиналарга карап текст төзүләр ярдәм итсә, татар группалары өчен тормыштагы төрле ситуацияләр турында фикер алышу уңышлы була. Мәсәлән, “Сыйныфта кем лидер”, “Син лидер була аласыңмы?” һ.б. шундый темалар тәкъдим ителгәндә, алар бөтен белгән сүзләрен искә төшереп, үз фикерләрен әйтеп калдырырга тырышалар. Әңгәмә барышында яңа сүзләр дә өйрәнелә.

Укучыларны кызыксындыру өчен әнә шулай дәрес-дискуссия, дәрес-диспут яисә дәрес-панорама, дәрес-сәяхәт уздыру максатка ярашлы була.

Укучыларга коммуникатив компетенлы белем бирүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Алар укучыны үз фикерләрен логик эзлеклелектә әйтергә, нәтиҗә ясый белергә, бәхәсләшү осталыгына өйрәтә.

Шулай итеп, коммуникатив компетенциягә билгеле бер максат куеп, системалы эшләгәндә генә ирешергә мөмкин дип уйлыйм мин.

Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее