«Весна — лето 2024»

"солнышко, радость, счастье моё - моя мама!"

Разработка внеклассного мероприятия к Дню Матери в начальной школе для школ с этнокультурным компонентом

Олимпиады: ЗОЖ 1 - 4 классы

Содержимое разработки




Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

Чикчинская средняя общеобразовательная школа имени Х.Х.Якина









Сценарий внеклассного мероприятия на тему:




"СОЛНЫШКО, РАДОСТЬ, СЧАСТЬЕ МОЁ -

МОЯ МАМА!"


(на татарском языке)






Разработала:

учитель начальных классов - Ахсанова И.Р.










с. Чикча

2016 г


Максат: Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмия­тен ачу;

Җиһазлау: Әнилэр портретлары кургәзмәсе, конверт, мольберт, хәрефләр,

маркерлар,« Серле янчык», битлеклэр, « Серле юл»;

«Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз», « Әнкәй җирдә иң зур кеше», «Ана - бөек исем!» плакатла­ры, аудио һәм СД язмалар.




Дэрес барышы.


Укытучы: - Балалар, бүген мина хат ташучы менә нинди матур конверт тапшырды.

( курсэтэ).Бу хатны безгэ Сомбелэ җибәргән.

- Ачып карыйбыз мы аны?

Балалар:

- Эйе, карыйбыз.

Укытучы:

- Бу нэрсэ? ( яфрак)

- Балалар, бу конверта тагын нэрсэдер бар. Нэрсэ икэн бу?

- И-и-и, балалар, Сомбелэ яфрак янына ниндер хэрефлэр салган. Яфрак козге янгыдан сон юешлэнгэн , hэм хэрефлэрне бозган. Нишлик икэн, балалар? Хэрефлэрне тозэтеп карыйбызмы?

Балалар:

- Эйе. ( Балалар маркерлар алып хэрефлэрне тозэтэлэр)

Укытучы:

- Бу нинди хэреф? ( Э, Н, И)

- Бу хэрефлэрдэн нинди суз тозергэ була?

Балалар:

-Эни.

Укытучы:

Балалар, без бугенге шогылебезне доньяда ин газиз, ин изге,ин кадерле кешегэ – ЭНИЛЭРГЭ багышлыйбыз.


Эни, Ана – бары тик оч хэрефтэн торган элеге сузлэр узлэрендэ купме наз, йорэк жылысы hэм никадэр коч, саф мэхэббэт саклыйлар. Элеге сузлэрне эйткэн саен кунел йомшаклана , ишеткэн саен донья ямьлэнэ. Эни бит ул жир йозендэ hэркемнен дэ ин якын, ин кадерле кешесе.


Укытучы:

- Балалар, э сез энилэрегезгэ ничек итеп эндэшэсез?

Балалар:

-Эни, энием, энкэй, инэкэй, энием бэгерем, минем энием, кадерлем …

-Балалар, э энилерегез сезгэ нинди матур сузлэр белэн эндэшэ?

Балалар:

- Алмам, бэгерем, кояш нурым, йолдызым, улым, балам, кызым….


Укытучы:

-Эйдэгез, матур тугэрэк ясап басыйк,hэм « Серле яфрак» ярдэмендэ энилэребезнен сыйфатлары турында бер-беребезне таныштырыйк.


Уен « Серле яфрак»

-Серле яфрак эйлэн,эйлэн.

- Я, дускай, эйт мина,

- Эниен синен нинди?


Ана- боек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа курә
зур горурлык белән

Без сөйлибез Ана турында.


Укытучы:

- Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагыңда 
татлы йокыларын калдырып сине кем караган? 
- Әнием! 
- Елаганда кочагына алып сине кем юаткан? 
- Әнием! 
- Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән? 
- Әнием! 
- Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән? 
- Әнием! 

укучы. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без - батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

укучы. Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!


укучы. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –

Алар – безнең Әниләр!

укучы. Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

укучы. Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

укучы. Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

укучы. Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


укучы. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булгаңга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.




укучы. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.


(КУЯН КЫЗЫ сценарий)

Соры куян: Яле, кызым, килче әле

Киеп куйчы шуларны

Туңдырырга һич ярамый

Кышын аяк-кулларны!

(итекләрне бирә)



Куян кызы: Әни рәхмәт бу бүләкне

Һич тә салмый киярмен

Дусларыма:” Аны әни

Бүләк итте!”- диярмен.

(Әни чыга, кыз итекләрне кия)


(бии)

(Биюдән туктап, итекләрне салып ташлый)


-Тукта, әле җайсыз ич бу,

Уңайсыз аякларга.

Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

(Итекләрне качыра.)

Сикерә-сикерә йөрергә

Итексез рәхәт икән.

Ай-яй салкын туңам бит

Кышы бик зәһәр икән.

(Кыз аксаклый, елый башлый)

Әни,әни аякларым

Нигә авырта икән

(Ана куян чыга)


Соры куян: -Нәрсә булды?

Ник елыйсың?

Салдың итекне нигә?

Ай кызкаем куянкаем,

Тәпиең синең шешкән!

Ялан тәпи йөргәнсең, бит

Итекне салып кичтән

Ай Ходаем, нишлим икән,

Ничек ярдәм итәргә?

Тиен дустым киңәш бирер

Аны күрим иртәгә.

(Ана куян, Куян кызы, Тиен)


Ана Куян: Тиен дустым , исәнме.

Кайгы төште башыма.

Кызчыгым –йолдызчыгым,

Авырып китте аз гына.



Тиен: Алай икән ,кызыеңа

Кичекмәстән ярдәм кирәк

Шүрәлегә барып карыйк

Белмәгәне аны сирәк

Кирәк икән үлән белән

Дәвалый ул җәнлекләрне;

Им-дәвасы бик шифалы.

Әйдә киттек, ал иркәңне

(Куян кызы аксаклап чыга)

Икенче күренеш

(Шүрәле шифаханәсе. Шүрәле җырлый-җырлый дару әзерли)

Үләннәрем шифа бирер

Кемнәр генә килсә килсен

“Рәхмәт яусын ай Шүрәле,

Рәхмәт яусын сиңа ,-дисен


(Ана куян, Куян кызы, Тиен керәләр)

Тиен: Исәнме, шат Шүрәлебез!

Куян кызы авырып киткән


Соры куян: Әнисе сүзен тыңламыйча

Ялантәпи кардан киткән!

Зинһар өчен, зинһар доктор,

Ярдәм итче йолдызыма.

Бик сызлана, йоклый алмый,

Күз тигәнме әллә кызыма?!

(Шүрәле тикшерә, тыңлый)


Шүрәле: Алай икән! Әни сүзен

Тыңламасаң шулай була.

Яле әйдә тирән итеп еш-еш сула. (Алдан күкрәген тыңлый)

Чынлап әйтәм хәле мөшкел,

Төнәтмәмне һәр көн эчерт

Аягыңны Куян кызы,

Итек киеп җылыда йөрт!

Мин кушканча,карышча,

Төгәл итеп дәвалансаң,

Ике көннән савыгырсың,

Шәт иншалла, Алла кушса.!



Соры куян:Рәхмәт инде Сезгә, доктор,

Нинди генә сүзләр әйтим?!

Һәм сиңа да рәхмәт инде,

Киңәш биргән өчен Тиен.

(Ана куян, Куян кызы, Тиен, Шүрәле җырлыйлар)



Бергә:Шәфкатьле булып калыйк

Кылып яшик изгелек.

Балаларда әтисенә,

Әнисенә,әбисенә

Күрсәтсен гел игелек.



Укытучы: Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.



укучы. Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

укучы. Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

укучы. Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әвәл

“Әннә” дип ачылган бит.


Укытучы: “Ата-ана хакы – тәңре халкы” дигән борынгылар.Татар халкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән,тикшереп карыйк әле.

- Ана баланы 2 кат тудыра: 1кат – тән биреп, 2 нче кат - тел биреп.

- Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

Тыңламаган - әрәм булган.

- Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен ул бала.

- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

- Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.

- Ата-анасын хурлаган

Үзен-үзе хурлаган.

- Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

  1. Энкэм йорты алтын бишек.

  2. Баланын бармагы авыртса, ананын йрэге авырта.

  3. Эткэм -шикэр, энкэм- бал.

  4. Туган илем-туган аннам.

  5. Ана очен баладан газиз нэрсэ юк.



укучы: Әйе, дусларым, әниләргә багышлап иҗат ителгән мәкаль-әйтемнәрне санап бетерү мөмкин түгел. Шуларның берничәсен генә үтәү дә әнкәйләргә зур сөенеч булыр иде.



Укытучы:

- Балалар, Сомбелэ безгэ тагын менэ нинди матур янчык жибэргэн. Янчыкны ачып карыйбызмы? ( эйе, карыйбыз)

Тэрбияче янчыкны ача, янчык эчендэ йорэк.

- Балалар, бу нэрсэ?

-Йорэк.

- Ул нинди тостэ?

- Кызыл тостэ.

- Эйе, кызыл тостэ, чонки мэхэббэт кызыл тосне анлата.

- эйдэгез, балалар, матур тугэрэккэ басыйк, hэм йорэкне бер- беребезгэ тапшырып, энилэребезгэ матур телэклэр телик.


-Мин эниемэ бэхет телим.

- Мин эниемэ сэлэмэтлек телим.

-Мин эниемэ шатлык телим.

-Мин эниемэ зур унышлар телим.

- Мин эниемэ кояш гомере телим.


Кадерле әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Укытучы:

- Булдырдыгыз, балалар. Менэ купме энилэребезгэ матур-матур телэклэр телэдек. Сезне hэрбер телэгегез кабул булсын. Зур усегез. Энилэрегезне яратыгыз. Аларнын сузлэрен тынлагыз! Безнен бугенге матур шогылебезне « Кояш гомере» дигэн жыры белэн тэмамлыйбыз.



Укытучы: Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.


укучы. Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

укучы. Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барысы, барысы, барысы өчен


Бергә: Рәхмәт сиңа сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!


























Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее