«Весна — лето 2024»

«_Татар теле дәресенә технологик карта »

технологическа карта к уроку татарского языка по теме "Ашханәдә" 3 класс

Олимпиады: Физическая культура 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Татар теле дәресенә технологик карта


Укытучы

Гарәфетдинова Гөлсинә Магзум кызы,Чистай шәһәренең “4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет

Татар теле.3нче сыйныф.Рус мәктәбе.Рус төркеме

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:белем алуга мотивация формалаштыру,татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен формалаштыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.Төп төшенчәләрне аеру.

Коммуникатив УУГ:коммуникатив максатлардан чыгыпсүзләрне дөрес куллана белү,үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;уку мәсьәләсен кую,хаталарны табу,бәяли алу,төзәтү

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр

Дәрес темасына бәйле яңа сүзләр,төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Татар теле,рус теле,

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә,парларда,индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина Татар теле 3 класс

Җиһазлау

Проектор,ноутбук,презентация.



Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру-мотивлаштыру этабы

Оештыру.Мотивлаштыру

Дежур укучы белән әңгәмә


Уңай психоогик халәт һәм эш атмосферасы тудыра,сөйләм эшчәнлеген оештыра.

Сыйныф дәрескә әзерләнә,укытучы белән исәнләшә,бер-берсенең хәлен сорый

Шәхескә кагылышлы:белем алуга мотивация формалаштыру,

укытучы һәм сыйныфташларына хөрмәт хисе

Метапредмет:

Танып белү УУГ:дәрескә әзерлеккә үзбәя

Коммуникатив УУГ:

укытучы сөйләмен тыңлау,сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итә белү

РегулятивУУГ: максатны ачыклау,укытучы һәм иптәшләрең белән эшчәнлекне планлаштыру

II.Белемнәрне актуальләштерү этабы

Өй эшен тикшерү

Минем яраткан ашым” темасына төзелгән хикәяне тикшерү


Ашханә” темасына презентация күрсәтелә

Язып килгән хикәяне укыйлар,бер берсенә сораулар бирәләр,

үзбәя

Шәхескә кагылышлы:һәркемнең эшенә карата җылы мөнәсәбәт,төрле фикерләрне тыңлау

Метапредмет:

Танып белү: тыңлап аңлау,нәтиҗә чыгару

Коммуникатив УУГ:әңгәмәдә катнашу

Регулятив УУГ: үзбәя

Предмет буенча:

сүз,сүзтезмә,җөмләләр төзү


Фонетик зарядка

Ашханә,азык-төлеккә караган сүзләрне укыта,сүзтезмәләр төзетә

Сүзләрне хор белән,аерым-аерым укыйлар,сүзтезмәләр төзиләр

Ашханә темасына караган лексик берәмлекләрнең мәгнәсен

аңлау

Предмет буенча:

яңа лексик берәмлекләрне кулланып сүзтезмәләр төзи белү.

III.Уку мәсьәләсен кую

Рәсем ярдәмендә әңгәмә.Кроссворд чишү

Темага карата әзерләгән рәсемнәр буенча әңгәмә

Укучылар рәсем буенча җөмләләр төзиләр.Кроссворд чишәләр.

Шәхескә кагылышлы:үз алдыңа максат кую,аңа ирешү юлларын эзләү

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:

үрнәк буенча эшли белү

Коммуникатив УУГ:үз фикереңне җиткерә,дәлилли белү

Регулятив УУГ:хаталарны табу,төзәтү,уку мәсәләсен дөрес аңлау

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.





Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Ашханәдә нәрсә ашаулары турында диалог төзетә

Диалоглар төзиләр,парларда эшлиләр.Бер-берсен бәялиләр

Шәхескә кагылышлы:үз гамәлләрендә,шулай ук әйләнә-тирәдәге кешеләрнең гамәлләрендә әхлак һәм мәгънәгә ориентлашу

Метапредмет:

Танып белүУУГ: тыңлап аңлау

Коммуникатив УУГ:сораулар куя белү,ярдәм сорап мөрәҗәгать итә белү

Регулятив УУГ:үз эшчәнлегеңне планлаштыру,оештыру

Текст өстендә эш

Текстны укый,яңа сүзләр белән таныштыра,өлешләргә бүлеп тәрҗемә иттерә,сорауларга җавап бирдерә

Текстны тыңлыйлар,укыйлар,яңа сүзләр белән танышалар,текстны тәрҗемә итәләр,сорауларга җавап бирәләр.

Шәхескә кагылышлы:

яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына укучыларның кызыксынуы

Танып белү:

аңлап кабул итү нигезләренә,тексттан төп мәгълүматны аерып ала белү

Коммуникаив УУГ:

өйрәнелгән сөйләм калыпларын актив файдалану

РегулятивУУГ:

уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау

Предмет буенча:

тема буенча текстны укый һәм тәрҗемә итә алу

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү.Лексик берәмлекләр кулланып җөмләләр төзетү

Лексик берәмлекләрне кулланалар,күнегүләрне эшлиләр

Шәхескә кагылышлы:

сөйләмне камилләштерергә омтылу

Метапредмет:

Танып белү УУГ:

гомуми ысуллар кулланып күнегүләрне эшли белү

Коммуникатив УУГ:өйрәнелгән лексик берәмлекләрне язма сөйләмдә куллана белү

Регулятив:эшне аңлап башкару

Предмет буенча:

тема буенча язма сөйләмне формалаштыру

Монологик сөйләмне камилләштерү

Парларда эш:өйрәнелгән сүзләрне кулланып “Ашханәдә”темасына хикәя төзетү

Парларда хикәя төзиләр,хикәяне сөйлиләр

Шәхескә кагылышлы:

үз мөмкинлекләреңне,булдыра алганлыгыңны,шәхси сыйфатларыңны аңлый белү

Метапредмет:

Танып белүУУГ:

уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашу

Коммуникатив УУГ:

Монологик сөйләмне төзи белү,иптәшләрендә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә,хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга

Регулятив УУГ:

гамәлләрне бәяләргә һәм ясалган хаталарны исәпкә алып,эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә

Предмет буенча:тема буенча монолг сөйли алу

Рефлексия

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый,дәрескә нәтиҗә ясый

Үз фикерләрен әйтәләр,өй эшен язып алалар

Шәхескә кагылышлы:

Үзбәя.Үз уңыш,уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

Метапредмет:

Танып-белү:нәтиҗә ясый белү

Коммуникатив УУГ:

Сүзләрне дөрес куллану,үз фикереңне дөрес әйтә һәм дәлилли белү

Регулятив УУГ:

хаталарны табып тикшерү,мөстәкыйль рәвештә эш –гамәлләрнең дөрес үтәлешен бәяләү.






Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее