«Весна — лето 2024»

Татар теле дәресләрендә куллану өчен яшелчәләр турында табышмаклар

Башлангыч класс укучылары белән "Яшелчәләр" темасын өйрәнгәндә танып белүне ныгытырга, яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтергә,сөйләмдә куллана белергә, иҗади фикерләргә өйрәтү максатыннан кулланыла.

Олимпиады: ИЗО 1 - 7 классы

Содержимое разработки

 

Башлангыч класс укучылары белән "Яшелчәләр" темасын өйрәнгәндә танып белүне  ныгытып, яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтергә ,сөйләмдә куллана  белергә, иҗади фикерләргә өйрәтәм.

     

Урамда көз. Игеннәр җыеп алынды, кырлар бушап калды. Бакчалардан да без яшелчәләрне җыеп алдык. Безнең бакчаларыбызда нинди яшелчәләр үсә соң? Әйдәгез табышмаклар тыңлап җавапларын табыйк, белик.


Яшелчәләр турында табышмаклар


Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***


Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***


Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***


Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***


Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***


Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

***


Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***


Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***


Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***


Ормый, сукмый, үзе кешене җылата.  (Суган)

***


Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***


Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***


Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***


Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***



Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***


Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***


Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

***


Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***


Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***


Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***


Җир астында алтын казык. (Кишер)

***


Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

***


Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

***


Үзе – бер бөртек,

Эче – мең бөртек.  (Кабак)

***






Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее