«Весна — лето 2024»

Бакчада өлкәннәр көне

Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйрәм белән котлап сезгә балаларыбыз үз һөнәрләрен тәкъдим итәбез.

Олимпиады: Дошкольникам "Тайны волшебного леса"

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

«Тат. Ямалы балалар бакчасы”











Бакчада өлкәннәр көне











Төзеде: Хасаншина Д.Б.






Балалар залга керәләр . Җыр хэерле иртэ”


Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйрәм белән котлап сезгә балаларыбыз үз һөнәрләрен тәкъдим итәбез.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?




Жыр: “Әбием-әбекәем”.

А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.


Ак яулыклы көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорасагыз –

Минем әби, әлбәттә.

 

Тәмле бәлеш пешеруче

Дәу әни безнен өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.


. Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур ингән!

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән.


Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.


Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

А.Б.: Хөрмәткә лаеклы әбиләребез, безнең өлкән буыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гөреф- гадәтләре белән таныштыручылар, догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Әбиләребез нәни оныкларын тәрбияләудә купме көч куя. Әти-әниләрегездән кала иң нык яратучылар –ул сезнең әбиләрегез. Матур җырлары, әкиятләре белән куңелләрегезгә нәфислек, хөрмәт хисе тәрбиялиләр. Әниләрегез эштә чакта алар сезне биләугә салып тирбәткәннәр, бишек жырлары җырлаганнар.  Ә хәзер әбиләребез сезне яшь чакларыгызга алып кайтыйк әле.

Балалар белән бергәләшеп “Карабай ” уены.

 Әбекәйләребез, яшь чакларыгызга кире кайткандай булдыгызмы? Яшь чакларыгызны, аулак өйләргә йөргән чакларыгызны искә төшердегезме?

Әйдәгез әле, берсен искә төшерик.

 

Ачык авыз” уены

  Беренче конкурс “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле.

икенче конкурсны тәкъдим итәбез

Бала баласы балдан татлы”(Ягымлы сүзләр әйтергә)

Өченче конкурс. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

Алып баручы. Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз.

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгыз бакчага бармыйм дип елый. Сез нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз

Уен:” Оныгынны таны “ Күз бәйләп оныкны тану.

Җыр “Осень»

«Солдатлар»

Бию: «Курчаклар»

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!



Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Бергәләп татар биюе башкарыла.

 

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итә.
















Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее