«Весна — лето 2024»

Бүген бездә- Чыршы бәйрәме

Исэнмесез, хэерле көн хөрмэтле кунаклары. Менэ тиздэн, бик тиздэн үзенең өр-яңа шатлыклары, мэшэкатьлэре, матур бэйрэмнэре белэн 2018 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кэгазьдэй яңа елның тарих битлэренэ нилэр язылыр? Һэркемнең алдан белэсе килэдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һэм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һэм менэ шул мизгел эйтеп бетергесез өметлэр белэн тулачак. Хөрмэтле кунаклар! Сезнең дэ якты өметлэрегез, татлы хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел бэйрэме котлы булсын!Исэнмесез, хэерле көн хөрмэтле кунаклары. Менэ тиздэн, бик тиздэн үзенең өр-яңа шатлыклары, мэшэкатьлэре, матур бэйрэмнэре белэн 2018 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кэгазьдэй яңа елның тарих битлэренэ нилэр язылыр? Һэркемнең алдан белэсе килэдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һэм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һэм менэ шул мизгел эйтеп бетергесез өметлэр белэн тулачак. Хөрмэтле кунаклар! Сезнең дэ якты өметлэрегез, татлы хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел бэйрэме котлы булсын!

Олимпиады: Дошкольникам "Тайны волшебного леса"

Содержимое разработки

Алып баручы. Исэнмесез, хэерле көн хөрмэтле кунаклары. Менэ тиздэн, бик тиздэн үзенең өр-яңа шатлыклары, мэшэкатьлэре, матур бэйрэмнэре белэн 2018 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кэгазьдэй яңа елның тарих битлэренэ нилэр язылыр? Һэркемнең алдан белэсе килэдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һэм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һэм менэ шул мизгел эйтеп бетергесез өметлэр белэн тулачак. Хөрмэтле кунаклар! Сезнең дэ якты өметлэрегез, татлы хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел бэйрэме котлы булсын!

эйдэ, килегез балалар

Ясыйк матур түгэрэк.

Безгэ кунаклар килгэн,

Уйныйк-җырлыйк бергэлэп.

(Чыршы астында конверт .Анда язу. «Кадерле балалар,мин сезнең хатыгызны һәм ясаган рәсемнәрегезне алдым. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. тиздэн сезнең Яңа ел бэйрэменэ килеп җитэм. Күчтэнэчлэр, бүлэклэр алып килэм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Балалар әйдәгез кунакларыбыз килеп җиткәнче үзебезнең шигырләребезне сөйли торабыз.

Балаларның шигырьлэре

Регина

Без бүген чыршы янында

әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!


Азамат

. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


Ильвина

Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.


Руфиль

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак мамыктай йомшак кары белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме



Илдар
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.


Әмир
Менә килер Кыш бабай,

Безгә бүләкләр алып.

Сокланып торыр карап,

Чыршыбызга таң калып.


Илдан
Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.



Азамат

Күмәкләшеп дуслар белән

Чыршыга шарлар элдек.

Көмеш тасмалар белән

Айлар, йолдызлар элдек,


Җыр “”Чыршы чыршы без сине”

Җыр тэмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдэве, җил сызгырган тавышлар ишетелэ.

Алып баручы: Балалар ишетэсезме? Нинди тавышлар? эйдэгез бергэлэп Кыш бабай белэн Кар кызын чакырыйк!

Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!(3 тапкыр)

Алып баручы.Ишетэсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мэңге яшь Кар кызы белэн Кыш бабай килэ.

Музыка астында Кыш бабай белэн Кар кызы килеп керэ.

КЫШ БАБАЙ: А – а – у –у. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетеп килдем.


Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.


Яңа ел бэйрэмегез мөбарэк булсын, сый тулы өстэллэрегез түгэрэк булсын. Менэ без дэ Кар кызы белэн тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртеклэре белэн бизэп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бэйрэмгэ килеп җиттек. э сезнең бэйрэмегез экияттэгедэй матур икэн. Нинди мэһабэт чыршыгыз, бизэклэре күзнең явын алырлык!

Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар.

Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.


КЫШ БАБАЙ: Кызым Карчәчәк кара әле, балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр

Кар кызы . Әйе шул бабакай без килүгә алар бик күп һөнәрләр дә өйрәнгәннәрдер әле, шулаймы балалар.


Җыр:”Килеп керде кыш бабай”


Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Ал.бар. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә,
Бәйрәм итәргә килгән.
Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.

Әйдәгез балалар матур чыршы тирәли җыр җырлап алыйк.

Җыр:” Төрле-төрле утлар яна”
Ал.бар. Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Суык бабай, алтыным,
Биткәйләрең кызарган.
Әйдәле, бер биеп алыйк,
Уздырып кызлардан.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

“Кыш бабайны биетү”
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.

Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!
“Кар бөртекләре” биюе.
Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..


Әмир

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай
 килде.
Бакчадагы һәр балага
 
Бүләкләр бирде.

Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.


Регина

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.



Илдар

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип.

Кичен уйлап тордык та.

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.


Руфиль

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар, 
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.




Ильдан

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән
 дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
 
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!



Азамат

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.


Конфет, шоколад өләшә.

Бүләк бирә һәркемгә.

Яңа ел, чыршы бәйрәме

Булсын иде һәр көн дә.


Малайлар башкаруында “Джентельменнар” биюе

Җыр “Вот такая ёлочка”
Кар кызы . Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)
1. Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (кар)
2.Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре? (Кыш бабай.)
3.Тылсымлы көмеш бөртекләр,

Гамәлне төшкәч гизеп,

Минем учымда эриләр,

Йөрәк җылысын сизеп!

Алар йрмшак, алар назлы –

Җиргә мамыктай тула.

Язны сагынган көннәрдә

Уҗымга юрган була. ( Кар )

4.Тирә – юньдә ак бию:

Күзгә күренми урам.

Ак падишаһ туй итә,

Чөнки башланган..... ( Буран )

5.Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап – ак иткән.

Чыршы , каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан икән? ( Кыш )

6.Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра. ( Буран )

7.Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми,

Ул үзе шундый зирәк. ( Суык )


Кар кызы . Булдырдыгыз балалар сынатмадыгыз.


Ягез тагын бер уен уйнап алыйк. Уен “Ачык авыз “ дип атала.


К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.

А.Б. Кыш бабай, балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син!

-Кыш бабагыз биедеме?

- Кыш бабагыз җырладымы?

- Кыш бабагыз уйнадымы?

- Нәрсә онытты соң Кыш бабай? (Күчтәнәчләр!)

Кыш бабай:- Ай, картлык галәмәте инде бу, балалар! Кайда минем бүләкләрем. Бүләкләр тапшыру

- Сау бул, Кыш бабай! Сау бул Кар кызы!


Барысы да. Хуш Кыш бабай,сау бул Кар кызы,юлларыгыз уңышлы булсын. 
Алып баручы.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!


Кадерле кунак көткән кебек 
Яңа елны көтте йөрәкләр. 
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте, 
Күңелләрдә-иң саф теләкләр. 
Илләр имин, еллар тыныч булсын, 
Иген уңсын илдә ишелеп. 
Ак кар кебек саф теләкләр белән, 
Яңа елга атлый кешелек. 

Барыгызны да бәйрәм белән!































Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

«Тат. Ямалы балалар бакчасы”











Бүген бездә- Чыршы бәйрәме















Төзеде: Хасаншина Д.Б





29 декабрь 2017 ел















Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее