«Весна — лето 2024»

Эстетик – сәнгать юнәлешендә дәрестән тыш эшчәнлек чарасы

Занятие внеурочной деятельности по технологии проведено в 4 ом классе.Тема Проект "Наша улица".

Олимпиады: ЗОЖ 1 - 4 классы

Содержимое разработки

Эстетик – сәнгать юнәлешендә дәрестән тыш эшчәнлек чарасы

Тема. Проект «Безнең урам»

Проектның максаты. Укучыларда әйләнә- тирә мөхиткә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,аларны үзгәртү юллары бар икәнен төшендерү; әйләнә-тирәне төзекләндерүгә кызыксыну һәм омтылыш , патриотик хисләр, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү; үзебез яшәгән урамның матурлыгын саклауда үз өлешләрен кертергә теләк уяту, җаваплылык хисе тудыру. укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проектның бурычлары. Проект эшен башкару өчен укучыларга сыйныф бүлмәсендә мөмкинлекләр тудыру, гамәли эшчәнлекләрен оештыру, эш барышында укытучы, укучы арасында бер-берсен аңлап төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру;

урамнарның төзеклеге бик күп кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килүен күрсәтү.

-үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү;

-укучының аңында дөньяның информацион картинасын формалаштыру;

-укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-компьютер белән эшләү, мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; димәк, команда белән эш итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.


Көтелгән нәтиҗәләр. Проект алдына куелган максат һәм бурычларга ирешү,логик фикерләү сәләтен,мөстәкыйль эшләү мөмкинлеген үстерү, мәктәп урамы территориясен төзекләндерү

Проект төре. Практик ориентлашкан.

Проектның гипотезасы. Теоретик белемнәрне гамәлдә куллану.

Сәләтләре төрле булуга карамастан һәр укучының катнашуына ирешү.

Проектның актуальлеге. Гимназия урнашкан Муса Җәлил урамында тоташ хәрәкәт булуы, мәктәп капкасы янында машиналар туктап торуы укучылар һәм шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр өчен куркыныч тудыра.Үзәк урамга чыга торган юл кырыенда урнашкан шәхси хуҗалык капка төпләрендә төзелеш материаллары ятуы, биек карт агачларның сыгылып төшкән ботаклары, тротуар булмавы транспорт өчен дә.җәяүлеләр өчен дә уңайсыз.Санап кителгән җитешсезлекләрдән чыгып Җәлил урамын төзекләндерү өстендә эшләргә кирәк.

Технологик карта

Проектның этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

I этап. Оештыру

Исәнләшү.






2.Мотивация

Шигырь уку:

Бу йортта никадәр

Яктылык, матурлык,

Күңелләр гел аңа

Торадыр тартылып.

Җәен дә истә ул

Йөрсәң дә кайда да.

Сентябрь җиттеме

Чакырып кайтара.

Бакчасы бик матур

Ямь генә тирә-юнь

Һәрвакыт шул якка

Ашкына йөрәгең.

-Бу шигырь юллары нәрсә турында, укучылар.

3.Әңгәмә: (слайд 1)

Мәктәп сезгә ошыймы?Ни өчен?Кайсы ягы белән сезне җәлеп итә?

Әйдәгез ишегалдына чыгыйк. Нинди фикерләрегез бар,ошыймы сезгә ишегалды?

Ә хәзер укучылар капкадан чыгыйк? Гимназия нинди урамда урнашкан?

Безнең мәктәп урамы турында нинди фикерләрегез бар?

-Димәк, бүгенге чараның темасы ничек булыр?


Матур үтсен көнебез,

Көләч булсын йөзебез,

Булыйк һәрчак әдәпле,

Алыйк матур гадәтне,

Тирә-юньне матурлыйк

Тырышып җавап бирик.



















Җаваплар тыңлана.













Муса Җәлил урамы


Тискәре һәм уңай якларын күрсәтәләр.



Безнең урам”

КУГ

РЕГ












II этап.Максат һәм бурычларны билгеләү.

Укучылар,без бүген Җәлил урамын төзекләндерү проекты эшен башларбыз. Проектның максаты нинди булыр?





Урамны төзекләндерү,мәктәпкә килүче укучылар һәм шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр өчен уңайлыклар тудыру.

РЕГ

ТБУГ

III этап.

Тикшеренү,эзләнү

1.Кыска сәяхәт.(2 слайд)Укучылар, Кукмарабызның төрле почмакларында сокланып туймаслык табигый матурлыгы сакланган.Аллы-гөлле чәчәкле, җиләкле болыннары, калкулыклар,сихри коры елгалары.Кукмараның тырыш халкы тудырган гүзәл урыннары да бик күп.Район үзәге көннән-көн төзекләнә, матурая. Без дә үз өлешебезне кертик әле,балалар.

2.Эшебезне төркемнәрдә дәвам итәрбез.МИКС-ПЭА-ШЭА.Музыкага хәрәкәтләнәбез,музыка туктагач, мин әйткән санга төркемнәргә җыелабыз. (6)




3.Җәлил урамын төзекләндерү проектын төркемнәрдә дәвам итәбез.

(слайд)

1төркем-төзүчеләр;

2төркем- юл төзекләндерүчеләр;

3төркем-яшелләндерүчеләр


-Проект эшчәнлегенең уңай нәтиҗәгә ирешүнең төп кагыйдәләрен кабатлау.(3 слайд)

4.Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен кабатлыйк:

-Иптәшеңне игътибар белән тыңла.

-Тәнкыйтьләмә.

-Үзеңне хөрмәт итүләрен теләсәң,башкаларны да хөрмәт ит.

-Актив бул.

























Төркемнәргә оешалар, парта арасына урнашалар.












Экраннан укыйлар.

ТБУГ

РЕГ

КУГ

Ivэтап.Проектны яклау.


-Эскизларны тактага беркетәләр,

-Төркемнән бер укучы сөйли

КУГ


V этап.Бәяләү

-Укучылар, смайликларны үзегезгә ошаган эскизларга ябыштырып куегыз. Кайсы проект күбрәк тавыш җыяр.

Бер-берсенең эшен бәялиләр.


VI Этап.

Рефлексия

Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?

Аеруча нәрсә ошады?Нинди яңалыклар белдегез?Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идегезме?


Укучылар үз фикерләрен

әйтә


VII этап. Йомгаклау

Безнең гимназиябез урнашкан урам да матур уңайлы булырга тиеш. Безнең проект эше икенче атнада дәвам итәчәк.Эскизлар буенча күләмле макетлар ясап проектны уңышлы якларсыз дип ышанам.


РЕГ.



Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее