«Весна — лето 2024»

Гимназия шартларында ФДББС гамәлгә ашыруның бер юнәлеше

В условия гимназии воплощение государственных федеральных стандартов

Олимпиады: Русский язык 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Д.Н. Хәкимуллина,

36 нчы гимназия, Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы


Гимназия шартларында ФДББС гамәлгә ашыруның бер юнәлеше


Тел – кешенең тормышында зур урын тота. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Ул кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Бөек рус педагогы К.Ушинский: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, - дигән. Шуңа күрә, ФДББС гамәлгә ашыруда татар теленә өйрәтү барышында укучыларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксындыру, ә рус телен үзләштергәндә рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыру гамәлгә ашырыла. Ә безнең 36 нчы гимназиядә ике дәүләт теленнән башка әле тагын немец һәм инглиз теле дә укытылу, кабинетларның хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп компьютер, интерактив такта, һ.б. җиһазландырылган булуы - укучыларга күпмәдәниятле, этнокультуралы белем бирү өчен өстәмә уңай шартлар булдыру дигән сүз. Ә гомумән, республикабыз халыкларының телләре һәм мәдәнияте бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә үсә һәм камилләшә, бу, үз чиратында, күпмилләтле республикада төрле халыклар үзара килешеп яшәвенә илтә.

Рус балаларына белем һәм тәрбия бирүдә файдаланыла торган материал татар һәм рус халкы тормышының үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш. Чөнки әлеге уку-укыту материалы укучылырның тел һәм аралашу компетенцияләрен булдыру һәм үстерү чарасы гына түгел, ә туган ил, Ватан турындагы белемнәрен формалаштыру чарасы да булып тора.

Татар телен өйрәнгәндә, әлбәттә, шул телнең шәхесләрен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнү күздә тотыла. Шуңа күрә дәресләремдә төрле буын татар әдипләрен өйрәнүгә күп урын бирәм. Шулай ук укучыларга үз милләт шәхесләре турында чит телдә сөйләшү дә кызыклырак була. Мәсәлән, татар теле дәресләрендә А.С.Пушкин турында укып тәрҗемә итү, аралашу сүзләрне тиз истә калдыру мөмкинлеге тудыра, һәм ул лексиканы башка танылган, шул исәптән, Г.Тукай кебек шәхесләргә куллану даирәсен һичшиксез киңәйтә. Бу хакта Г.Тукай һәм А.С.Пушкин тормыш юлларын, иҗатларын чагыштырып өйрәнгән дәресләрдән чыгып әйтә алам.

Күп еллардан бирле Казан шәһәре һәм Германиянең Брауншвейг шәһәре арасында төзелгән килешү буенча ел саен укучылар арасында тәҗрибә алмашу булып уза. Безнең гимназиядә немец теле 2 нче сыйныфтан тирәнтен өйрәнелә башлый. Өлкән сыйныфтагы укучыларыбыз ел саен Германиягә 2 атналык, 1 айлык стажировкага баралар, ягъни шушы вакыт эчендә гаиләләрдә үзләренең яшьтәшләре белән бергә яшиләр. Андагы традицияләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне үз күзләре белән күрәләр, өйрәнәләр. Бергә мәктәпкә йөриләр, аралашалар. Соңыннан алар безгә киләләр, укучыларның гаиләләрендә яшиләр, дәресләрдә утыралар, сыйныфтан тыш чараларны карыйлар. Быел килгән делегация кунаклары өчен безнең татар теле укытучылары да дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрнең берсе “Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре” дигән темага иде. Дәрестә укучылар милли бәйрәмнәр турындагы мәгълүматны башта татар телендә тыңладылар, аннары рус теленә тәрҗемә иттеләр, соңыннан шуны ук немец телендә дә аңлатып бирделәр һәм немец халкының үз бәйрәмнәре турында да бергәләшеп сөйләштеләр. Ә иң ахырдан татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлаганда, гимназия укучылары татарча, русча җырлаганнан соң, кунаклар да торып басып, немец теленә тәрҗемә ителгән сүзләрен интерактив тактадан укып, бергәләп кушылып та җырладылар. Бу дәреснең иң сокландыргыч, дулкынландыргыч моменты булды, чөнки бөек шагыйребезне республикада яшәүче халыклар гына түгел, башка милләт халкының да аны олылавын, хөрмәтләвен күрдек. Дөньяда яшәүче барлык халыклар да менә шулай бер-берсенең милли мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен белеп, хөрмәтләп, дус һәм тату яшәсеннәр өчен бүгенге көн укытучысы заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә, күпкырлы талант иясе булырга, укучыларны толерант шәхес итеп тәрбияләргә тиеш.

Гомумән, йомгак ясап шуны әйтергә кирәк, федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруның бер юнәлеше буларак күпмәдәниятле, этнокультуралы белем бирү өчен ана теленә һәм чит телгә өйрәтүдә билгеле бер норма белән генә чикләнеп калмыйча, тәрбия һәм белем бирүнең яңа алымнарын кулланырга, заманча технологияләрдән отышлы файдаланырга кирәк.



Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее