«Весна — лето 2024»

Әмирхан Еникинең "Бала"хикәясен өйрәнү

Әмирхан Еникинең балалар өчен язылган хикәяләре белән танышу, "курай" хикәясе буенча фикер алышу.

Олимпиады: Физическая культура 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Тема. Ә.Еники “Бала”хикәясе

Укытучы: Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы

Үткәрелү вакыты: 15.03.2017

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларның хикәяне аңлауларына ирешү; 2) логик фикерләү сәләтләрен үстерү, тиз һәм төгәл җавап бирә алуларына ,үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен үстерү; 3) сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;4) хикәяләр аша укучыларда патриотизм, рухи ныклылык, эстетик зәвык,язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау:Ә.Еники портреты, 5нче сыйныфның татар әдәбияты дәреслеге, китаплар күргәзмәсе, гәзета-җурналлардагы материаллар, тестлар.


Дәреснең план-конспекты.


-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысез.

-Хәерле көн, балалар!

- Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Анам телен, Тукай телен,

-Өйрәнергә дип килдек.

-Кизү торучы укучы, өй эше нәрсә бирелгән иде?

-Ә.Еникиның хикәяләрен укырга бирелгән иде.

- Нинди хикәяләрен укып килдегез?

-“Мәк чәчәге”, “Бала”.

-Без узган дәрестә Ә.Еникиның “Курай” хикәясе турында сөйләштек.

- Безнең, бүгенге дәресебез гадәти дәрес түгел, күргәнегезчә кунакларыбыз бар. Ә.Еникинең “Бала” хикәясен өйрәнү дәресенең бер өлеше. Сез бу хикәяне барыгызда укып килгәнсез. Яхшы. Бүген шушы хикәя турында фикер алышырбыз.

-Хикәя төшенчәсен искә төшерәбез.

-Хикәя- тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр (экранда чыга).

-Ягез әле, укучылар, әсәрнең эчтәлеген искә төшерик.

1-“Бала” хикәясе сездә нинди уй-хисләр тудырды? Бу елның кайсы вакыты? Вакыйга кайда бара?

-Ә.Еникинең “Бала” хикәясе Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәр. Әсәрдә батыр сугышчы- Зарифның кичерешләре, кешелекле, ярдәмчел, батыр булуы сокландыра. Вакыйга җәйнең иң матур, җиләкләр өлгергән ватытта, урман өчендә бара.

-Әйдәгез, шул юлларны табабыз. Бу юлларны Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов башкаруында тыңлап үтик.

-Укучылар, рота, позиция сүзләренең аңлатмаларын экраннан карап игьтибар итәбез (экрандагы төшенчәләр укыла).

Рота - батальон составына керә торган гаскәри берәмлек.

Позиция-сугышта гаскәрләр урнашкан урын, торыш, хәл.

-Укучылар, сүзләрнең төшенчәләрен бүген дәфтәрләрегезгә соңыннан язып эшләрбез.

-Әйе, Татарстанның халык язучысы Ә.Еники- хикәяләр остасы.Аның хикәяләре хис-кичерешләргә бай. Җыйнак сюжетлы, тирән мәгьнәле. Сугыш чорына караган”Бала” хикәясе дә-әнә шундыйлардан.Әсәр 1941 елда языла.Язучы әсәрне сөекле кызы Резедәгә багышлап яза. Бу сугышның иң дәһшәтле еллары, аналардан балалар адашып калган, иң кадерле кешеләрен сугыш кырына озаткан, ил чикләребезне явыз дошманнардан саклауга киткән газиз ватандашларыбыз турында.

2-Укучылар, хикәядә Зариф кем ул?

-Зариф гап-гади авыл баласы. Ул сугышка китә. Лейтенант Иванов ротасының кызылармеецы. Ул кайдадыр бомба шартлау тавышларын кырда иген суга торган комбайн тавышына охшата.

-Әйдәгез, шул юлларны табып укып күрсәтәбез(менә- селкеп куйды,183бит). 2

-Әйе, молотилка. Сез, бу сүзнең мәгьнәсен аңлыйсызмы?

Молотилка- ашлык сугу машинасы.

-Укучылар, хәзер әсәрдә нинди күренеш тасвирлана?

-Үзегез сорау куеп карагыз әле?

3-Зариф, урманда кемне очрата?

-Әйе.

-Урман уртасыннан барганда Зарифлар самолет очуын ишетәләр һәм кырыйга китеп җиргә капланып яталар. Шул вакытта Зариф елаган бала тавышын ишетә.

-Әйдәгез, шул урыннарны табып укыйбыз.

-Әйе. Хикәядә алгы позициягә китүе Зарифның урман куелыгында ялгыз бала белән

очрашу мизгеле күрсәтелә.

-Зариф күңелендә бала белән очрашу нинди кичерешләр уята?

-Ул баланы кызгана, аны юата, тынычландыра.

-Китаптан, өзекне табып укып китәбез

-Әйе. Озак йөрүдән елап арыган өч-дүрт яшьлек кызчыкның куркынулы моңсу йөзе, учындагы бер-ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның фаҗигасен ачып куя. Зариф шул вакытта каршылыклы хисләр кичерә.Бу нинди хисләр дип уйлыйсыз?

-Беренчедән:аның урман өчендә ялгызы калган 3 яшьлек баланы бу хәлдә калдырып китәсе килми. Аны күтәреп аласы килә, кызгана, үзенең дә нәкь шул яшьтәге кызы, Фәридәсе, туган авылында калганын, әти кеше итеп уйлый, үзенең кызын кочаклаган кебек була, сагына.

- Әйе. Ә икенче каршылыклы хис...

-Зариф икенче караганда шул ротадан аерылып калырга ярамаганын да аңлый. Ул сугышчан бурычын үтәргә тиеш. Әгәр дә аерылып калса, аңа командир җәза бирәчәклеген уйлап куя.

-Укучылар, сорауны үзегез куегыз әле?

-Зариф кайсын сайлый?

-Зариф беренче очракны сайлый.

-Әйе, ул баланы бик нык кызгана. Аның күз яшьләрен сөртеп, кочаклап үзенең, 3 яшьлек Фәридәсен искә төшерә.Аның йөрәге баланы калдырып китәргә кушмый, вөҗданы тыныч булмый. Ул намусы кушканны эшли. Вөҗдан, намус сүзләренең мәгьнәләренә төшенәсезме? Экраннан төшенчәләренә карап игьтибар итәбез.

Вөҗдан-үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен әхлакый җавап хисе.

Намус- үз тәртибеңне, эш-кыланышларыңны бәяләү хисе.

-Укучылар, баланың кулында нәрсә бар?

-Бала кулына җир җиләге тәлгәше тоткан, Зариф биргән шикәре бар.

-Җир җиләге белән бала язмышында бәйләнеш бармы,ничек уйлыйсыз?

-Анарга җиләкләрне әнисе өзеп биргән, туган туфрагыннан, газиз әнисеннән аерылган,әсәрдә аның киләчәге нинди булыр, безне шул борчый.

-Баланың өзгәләнеп әни дип елаган сүзләрен өзектән табып укыйбыз

-Укучылар, бала нишләп калган?

-Бала адашып калган.

-Зариф, адашып калган баланы кая илтә?

-Станциягә.

-Станция-тимер юлда, тукталыш урыны һәм шундагы корылмалар.

-Эшелон-махсус тапшыру буенча йөк яки кешеләр төяп баручы поезд.

-Зариф адашып калган баланы станциядән китәргә торучы эшелон янында кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин илтеп тапшыра, өзекне табып укыйбыз

-Ана белән баланың кавышу бәхетенә сокланулы караш ташлый да, ротасы артыннан йөгерә.


-Зариф бу вакытта нинди уйлар кичерә?

-Мин рота артыннан җитә алырмынмы? Командирдан миңа эләкмәсә ярар иде дигән уйлар, аның башыннан йөгерә.

-Зарифның ротага ашыгуын хикәядән табып укыйбыз

-Зариф белән командир арасындагы мөнәсәбәтне ничек аңлыйсыз.Монда солдатның сугыш анты белән кешелеклелек сыйфаты туры киләме.

-Алар арасында мөнәсәбәт чын ирләрчә була.Командир башта тыныч кына Зарифны

тыңлый.

- Сез искиткеч зур изгелек эшләгәнсез,- диде.- Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!

-Хикәя белән таныштык.

- Укучылар, Зариф нинди сыйфатларга хас, санап чыгыйк әле?

-Зариф-батыр, аның уйлары чиста, намуслы, намусы кушканча эшли, күңеле матур, шәфкатьле кеше. Аның эчке дөньясы яхшылык белән тулган, командиры да аңлый.Аның сугышчан батырлыгы да, баланы авыр сугыш әләменнән алып калуы – чын кыю йөрәкле кеше икәнен раслый.

-Әйе. Зариф үзенең эшләгән батырлыкларын гадәти эш итеп кенә карый, изгелекне күңел кушуы буенча эшли. Сугышта күп нәрсә үзеннән дә тора икән бит. Дәһшәтле сугыш каршында көчсез түгеллеген аңлый ул. Ә бу хис ,Зарифны тынычландыра, рухын ныгыта, җиңүгә ышанычын арттыра. Үзе дә әле кайчан гына бала булган һәм инде үзенең дә 3 яшьлек баласы, Фәридәсе булуына- бу буыннарның, нәселнең, милләтнең киләчәге барына өметләндерә.

-Ә.Еникин иҗатын, бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне ачыклау өчен тест өстендә эшләп алабыз. Сезгә ике вариантта тест тәгьдим итәм.

-3 нче вариантын кунакларыбызга тәгьдим итәм.

-Физкультура ясау.

- Без әле яшибез, безнең киләчәгебез бар, алар шушы үсеп килүче балаларыбыз”,- дип әйтергә тели язучы. Ә.Еники “Бала” хикәясе аша тормышыбызда яшәү һәм үлем , олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек, сугыш-тынычлык, матурлык-ямьсезлек, батырлык кебек төшенчәләрнең барлыгына безне тагын бер кат инандыра. Укучылар, сез дә тормышта югалып калмагыз, кешеләргә ярдәмчел булыгыз, тирә-юньдәгеләрегезне шанландырыгыз. Сезгә, сугышларны беркайчан да күрергә язмасын. Зариф кебек курку белмәс батыр егетләребез булганга, безнең илебез, халкыбыз Бөек Җиңүгә иреште.

-Быел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлашып килә. Шушы авыр, газаплы, тузанлы юллардан узучылар арасында , безгә “Бала” хикәясе аша таныш булган Зарифыбыз да бар, бабаларыбыз, авылдашларыбыз да бар.Хикәябезнең авторы Ә.Еники үзе дә сугыш ачысын күргән кеше.”Бала” хикәясен үзенең сөекле кызы Ризидәсенә багышлап яза.Әле үзе дә сөеп, кочаклап туймаган әти кеше фронт юлына баса, гади солдат була.

-Без, берничә көн элек нинди бәйрәмне билгеләп үттек әле?

-23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне.

- Сезнең әтиләрегез дә Ватан, ил алдында үзләренең изге бурычларын намус белән үтәгәннәр, солдат булганнар.Сез үзегезнең әтиләрегез белән гоорурлана аласыз.

-Менә алар (экранда күрсәтелә).

-......., әтиеңнең кайда хезмәт иткәнен әйтеп үт әле? Һ.б


IV Укытучы. Дәресебезне йомгаклап, сезнең бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне ачыклап китик.

V Йомгаклау.

-Яхшы. Эшләрегезне җыеп алам.

VI Өй эше.

I вариант- “Зарифның кичерешләре” темасына кечкенә күләмле инша язарга.

II вариант- әсәргә карата сораулар төзеп килергә.











Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее