«Зима 2025»

Өлкәннәр янында яктылык

Бакчада башка бәйрәмнәр кебек үк Өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән үткәрелгән бәйрәмнәр патриотик тәрбия бирүдә төп чара булып санала. Өлкәннәр "баланың баласы балдан татлы " дия- дия киләләр бакчага

Олимпиады: Дошкольникам "Мы уже большие и хотим всё знать"

Содержимое разработки





Өлкәннәр янында яктылык





ЗУРЛАР төркемендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе


Тәрбияче: Адгамова К,В,

Гаянова Э,М,

Насыйрова Г,Р,









Актаныш-2018



Зал бәйрәмчә бизәлгән.Бер якта стенд урнаштырылган . Анда өлкәннәр турында канатлы сүзләр , дәү әни- дәү әтиләре, әби- бабайлары турында балалар фикерләре, рәсемнәре урын алган . Бию көенә балалар керә ,көй салмакка алышына.

1 а.б. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

2 а.б. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

1 а.б. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә- як.

Нәфислеге гөлләр көнләшерлек,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

2 а.б. Кем куллары өйне, җирне ямли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул , әлбәттә, яшәү чыганагы-

Тормыш яме- әнкәй, әбкәй, хатын-кыз!

3.а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, дәү әтиләребез, кадерле әби-бабкайларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Һәр ел саен шушылай җыйнаулашып бирегә- сабыйларыгызны күрергә дип киләсез. Бу үзенчә безнең нәни генә йолабызга әйләнде инде. Сез –өлкәннәр көнен, без исә сезне сөендерәчәк шушы көнне ел башыннан ук әзерлек белән көтә башлыйбыз.

1а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, дәү әтиләребез, кадерле әби-бабкайларыбыз! бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана, анда матур җырлар да , күңелле уеннар да , биюләр дә булыр.


2.а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез. Оныкларыгыз үзләренең осталыкларын булдыра алганча күрсәтерләр, Инде сүзне аларга бирик .

Мери: Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек

Сезне күргәч кунаклар

Әй шатландык сөендек.

Эльвина: Безнең күк нәни булгансыз, сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез сөенәбез күргәндә.


Без дә сезнең кебек үсеп җитәрбез әле.

Матур кыз , батыр малайлар булып китәрбез әле.

Фаиль Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде бакчага

Атлап кояшлы юлдан.

Динис Нинди назлы, нинди эшчән,

Э Синең куллар , әбием.

Бөтен дөнья бәйрәм итә,

Сине зурлап , әбием!

3 а.б. Дәү әнием, дәү әтием, картыем, нәнәм, Әбием, бабакаем !!! нинди ягымлы , җылы итеп эндәшәләр сезгә оныкларыгыз. Бик матур җырыбыз да бар әле сезгә бүләккә.

Җыр “ ӘБИЕМ ”

1а.б. Дәү әни, дәү әти, әби-бабакай!!!! нинди җылы, нинди ягымлы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса . Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да ул безнең өчен изгелек чыганагы . Арабыздагы дәү әниләребез, дәү әтиләребезнең күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.


2а.б. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган .Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала.

1а.б. Өлкәннәр көнендә дәү әтиләребезне, бабаларыбызны турында да күңелле хәтирәләребезне җиткерик инде.

Раяз үзенең дәү әтисе турында сөйлим , ди :

Дәү әтине яратам мин, ул да мине ярата.

Сез тыңлагыз шигырь сөйлим ,дәү әтигә карата.

Дәү әтием бик өлгер, үзе бигрәк сөйкемле.

Машинадан чыгуга йөгереп килер шикелле.

Йөгерми шул, чүгәли дә , кочагын җәеп куя,

Ул йөгерми, мин йөгерәм, әти көнләшеп куя.


Җыр: “Иң шәп бабай”

3.аб. Дәү әниләргә, әби- бабкайларыбызга, әткәй- әнкәйләребезгә , гомумән- өлкәннәргә

Бергә: без телибез- бер кочак шатлык, бер капчык байлык , һәм ныклы саулык.

Риналь: сөт җибәргән әбекәй, май җибәргән,

Ач йөрмәсен диеп улкае.

Сыер сауган үзе, маен язган,

Арымады микән кулкае.

2а.б. Балаларның сәхнәләштерү осталыкларын да карап китегез әле, хөрмәтле өлкәннәребез.

Өй. Өй янында әби чеп- чеп , дип эзләнеп йөри .Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата. Әбинең кесә телефоны шалтырый.

-Алло, әбием, исәнме!

-Әлү Адилә , кызым, синмени?

-Әйе,әбием, ни хәлләрең бар?

-Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч ,бераз ямансу булып тора, ,әллә килергә уйладыңмы, кызым?

-Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?

-Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез , кайчан киләсез соң?

-Хәзер үк юлга чыгабыз.

-Килегез ,көтәм балам.

Румия балалар янына барып: дусларым, әбием янына кунакка барасызмы? , ди .

Ишегалдындагылар, әйе, барабыз, дип җаваплыйлар. Румия белән Асылъяр йорт кошларын, җәнлекләрен ияртеп чыга.

Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Асылъяр, Әмир, Мери, Ислам, Винир

Эльвина, чыга:

-Дуслар, кая барасыз?

-Әбиләргә барабыз.

-Анда нигә барасыз?

-Без кунакка барабыз.

-Әби сезгә ни дияр?

- Оныклар диеп сөяр.

-Әби сезгә ни бирер?

-Күчтәнәчләр ул бирер.

-Аны кая куярсыз?

-Бергәләшеп ашарбыз.

- Без дә барыйк әле?

-Әйдәгез.!!!

Румия белән Асылъяр йорт кошларын, җәнлекләрен ияртеп чыга.

Әкиятче-Динара И.: Борын борын заманда, гади генә авылда

Булган хикмәт тамаша, тамашада катнаша:

Әби, белән кыз, эт песи, кәҗә, сарык,

Сыер , әтәч һәм тавык.Әкиятне башладык.

Ишегалды күренеше. Йорт хайваннары ял итә. Уйный. Кыз керә.

Кыз-Румия: Исәнмесез, саумысез, дусларым, малкайларым?

Тамакларыгыз тукмы, моң зарларыгыз юкмы?

Сыер-Сылу:: Рәхмәт сезгә, тамак тук, борчылырга сәбәп юк.

Кәҗә- Л.Алина: уйныйбыз, сикерәбез, рәхәт гомер сөрәбез.

Сарык- Н.Динара: Тәмле ризык белән сыйлый, безне әби көн саен.

Песи-Ясминә: Аны да бер сыйлар өчен, табарга иде җаен.

Кыз-Асылъяр: Бүген өлкәннәр көне бит, сез белмисездер инде,

Шушы бәйрәм белән котлап, сөендерик әбине.

Песи-Ясминә: Гөлчирә әби ял итсен, ә без бәлеш пешерик.

Бәлешкә нәрсәләр кирәк, шуны искә төшерик.

Кыз-Румия : камырга каймак, сөт, күкәй, тоз, сода, он бер иләк.

Эчлегенә татлы җиләк., май, чиста дөге кирәк.

Үрдәк-Гүзәл: шулар булса бәлешкә, керешик дуслар, эшкә.

Кыз-Асылъяр: Әби бик еш пешеренә, тартмалар бушап беткән,

кирәк әйберләр җитешми, каян алырбыз икән?

Эт-Винир: яннарыңда без булганда, хафаланма , дускаем,

Песи-Исламия: бергә уйлап карабыз да, табарбыз әле җаен.

Түгәрәк уены. Уен хәрәкәтләре:

Чеби- Сөмбел: Тәмле бәлеш пешерергә шактый әйберләр кирәк.

Кемнәр нәрсә алып килә, киңәшик әле тизрәк.

Ат -Ислам: Каймак, күкәй, җиләк, май , тоз, һәммәсен дә табарбыз.

Бик тәмле бәлеш пешереп, матур бәйрәм ясарбыз.

Эт- Винир: бәлеш пешерү серләрен, без дә беләбез аны,

Песи -*Ясминә, Исламия бергә: Көзге кебек ялтырытып, чистартыйк без табаны

(кыз савыт-саба әзерли. эт белән песи таба чистарта. Йорт хайваннары керә.)

Сарык- Н.Динара :Тау итәкләрендә пешкән

Җир җиләген киптердем,

Әбиемнең бәлешенә

Мин шуларны китердем

Сыер-Әмир: Алдымда тәмле тоз тора,

Ашыйм гел печән, чәчкә,

Атланмай китердем менә,

Әбигә кучтәнәчкә.

Әтәч-Эльвина: Үтмәде вакыт әрәмгә,

Бардым мин тегермәнгә,

Бәлешкә бит он кирәк,

Алып кайттым тизрәк.

Тавык-Мери: Кунак сыенда яшибез

Ун тавык һәм бер әтәч,

Бу йомыркалар әбигә

Булсын бездән күчтәнәч.

Кызлар-Румия, Асылъяр: Бәлешкә бары да әзер,

Эшкә тотыныйк хәзер.

Бер-беребезгә булышыйк,

Сынатмаска тырышыйк.

Үрдәк-Гүзәл: Барыбыз бергә җыелып,

Эчлек ясыйк тәмле итеп,

Тышын бизик сырлап,бөреп,

Торсын табынга ямь биреп.

Тавык-Мери: Бәлеш пешкәч, без әбине

Кунакка чакырырбыз.

Әтәч- Эльвина : Бергәләшеп уйнап-колеп,

Күңел ачып алырбыз.

Кәҗә- Л.Алина: Эш беткәч уйнарга ярый,

Дигән бит Тукай агай.

Чакырыйк инде әбине

Бәлеш тә пеште бугай.

Сыер-Сылу: Эт бик җитез,тиз чаба,

Бу эшне кушыйк аңа.

Эт-Винир: Ярар,мин тиз элдерәм,

Хәзер үк алып киләм (эт әбине алып килә)

Әби: Нәрсә булды?Ник дәштегез?

Көттермәгез,әйтегез!

Барысы бергә: Чын күңелдән бәйрәм белән

Без сезне тәбриклибез,

Көтелмәгән куанычлар,

Зур бәхетләр телибез.

Песи-Ясминә: Сәламәт бул,озак яшә-

Шул бездән изге теләк.

Бүләккә бәлеш пешердек.

Җыелышып,бергәләп.

Әби: Хуш исләр бөркелеп тора,

Тәмле пешкән бу бәлеш.

Дуслык,бердәмлек хакына

Һәркемгә тияр өлеш.

Алып баручы: Әби бүген синең белән

Шундый рәхәт куңелле,

Әллә хикмәт табындагы

Шушы бәлештә инде.

Әби:Бу хакыйкать,үрнәк,өлге,

Олыга һәм кечегә,

Изгелек иткән иң элек

Үзе шатлык кичерә.

Кыз- РУМИЯ: Дуслык, тырышлык, зур теләк

Һәрчак өсти көч,куәт.

Тик аларны акыл белән

Дөрес куллану кирәк.

Әкиятче-Динара И.:Әкият ул-бер хикмәт,

Анда үгет-нәсыйхәт,

Әкият укыгыз, дуслар

Бетмәс могҗиза анда.

1а.б. Җыр “Әбиемнең коймагы”

2. а.б. Безнең дәү әниләребезнең дә әйтер сүзләре, теләкләре бардыр әле, яле аларны да бирегә чакырыйк. Оныкларыгыз еш кунак буламы сездә?

Нинди тәмле әйберләр пешереп сыйлыйсыз? Дәү әниләр чыгышы.

Уен.....................................

3 а.б. Нәниләребезнең матур сүзләрен тыңлауны дәвам итик.


Р.Алина: Бәлки минем әбине сез дә белә торгансыз,

Әбиемне әби дип әйтүе дә уңайсыз.

Әбием гел көлеп тора, йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый, куллары биеп тора.

Альмир: Минем әби шундый җылы, иркәләнәсе килә,

Яннарында песи кебек сырпаланасы килә.

1 а.б. Дәү әниләр , оныкларыгызның өйрәнгән шөгыльләре , күрәм, сезгә хуш килеп тора, безнең балалар сезгә борынгы татар уенын тәкъдим итә:

Хороводлы Уен “Башмакчы” Татар халык җыры. М.Зәйнуллина көе Балалар тезләнеп, тегү хәрәкәтләре ясап түгәрәктә утыралар, уртада- башмакчы-.

Төрле һөнәр беләбез, матур итеп тегәбез,

Башмак башын чигәбез.

Кирәкмиме? Алмыйсыз? Әллә киеп карыйсыз?

Әй башмакчы, башмакчы, үзең оста такмакчы .

Син җырлама такмагың, бир кияргә башмагың. (Башмакча ике бала уртасына бшмагын куеп китә. Ике бала ике якка йөгереп китә, беренче килүче башмакны алып уртага чигәргә утыра).

Динара И. Рус телендә үзенең әбекәе турында шигырь өйрәнгән:

Нету бабушек чедесней

Хорошо нам с ними вместе

И смеемся и играем,

На ночь сказку прочитаем.

Бабушки из сказки

Дарят мир, тепло, и ласки,

Будьте всегда веселыми

И счастливыми, и здоровыми

Зәлиябез дә рус телендә өйрәнгән шигырен бүләк итә кадерлеләребез сезгә.

Җыр” Наш дедушка и наша бабушка”

Дусларым, әйдәгез әле, дәү әниләребез, әбекәйләребез өйрәткән акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләрне искә төшерик:

  • Саескан ишегалдына килеп шаркылдаса, кунак килә.

  • Ипи валчыгын кул белән сыпырма, өйдән бәрәкәт качар

  • Йоклаган урыныңны кояш күрмәсен, чирдән башың чыкмас

  • Самавар гүләсә дә кунак көт.

  • Кич белән идән себермә, өйдән байлык качар

  • Өйдә сызгырма, тавыш чыгар.

  • Кулыңны богаулама, кайгыдан башың чыкмас.

  • Авызыңны каплап иснә, шайтан юлдаш булмасын.

  • Ашаганда аягыңны болгап утырма, шайтан чакырма.

Дусларым, сез шайтанның ни икәнен беләсезме ул? Бәлки безгә бу турыда өлкәннәребез сөйләр. Өлкәннәрдән сорашу.


ИнсценировкаИке шайтан


Әкиятче: Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очраша. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә:

-ИИИ дускаем, ни өчен болай ябыгып беттең сиииин? Нәрсә булдыыыы?

- Әй кардәшем, мин бер мөселман кешегә билгеләнгән идем, ул нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына барса да, нинди генә халәттә булса да- шатлыклымы ул, борчулымы- һәрвакыт Аллаһны телгә алып йөри: эшләрен башлар алдыннан “Бисмилләһ” ,ди, иртәле- кичле догалар язылган китаплар укый, нәрсә генә булса да, “Әлхамдү лиЛләһи галә кулли хәл” ягъни: “Нәрсә генә булса да, Аллаһка мактау булсын!”- ди!!! Аптырагач, ачуын китереп карыйм, ә ул “Әгузү билЛӘҺИ минәшшайтанираҗим”, ди. Шул сәбәпле ашамый- эчми калам, ябыгып шыр сөяккә калдым! Әле ул ишеген дә “Бисмилләһ” дип ачып керә дә, мин бөтенләй туңып, катып, урамда калам. Бөтенләй мөшкел минем хәлләрем, кардәшем! Зур шайтан янына барып, берәр “Бисмилләһ” әйтми торган кеше янына билгелә, дип сорарга торам әле!

-Әй дускаееееем”, Синең хәлләр бигрәк кызганыч икәәән! Ә мин шундый гамьсез бер бәндәгә эләктем, “Бисмилләһ” әйтү түгел, Аллаһны исенә дә алмый!!! Ашаганы- хәрам, эчкәне- хәрам, эшләгәне дә хәрам!!! Өенә кергәндә муенына атланып керәм, башын кайда борсам, шунда карый, нинди сүз пышылдасам да, минем арттан кабатлый, Рәхәәәт! Аның белән бергә ашыйм, эчәм, йоклыйм, һәм бөтен гамәлләрне дә аның белән бергә башкарам. Менә күр ничек тазарып беттем!

(Бер- берсен юатышып чыгып китәләр)



Аделина: Күзлексез күрмәсә дә , таяксыз йөрмәсә дә,

70 яше тулса да , бик картайган булса да ,

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул.

Җылы оек бияләй, бәйли безгә көз җиткәч,

Без дә аңар бүләкләр алырбыз үсеп җиткәч.

Өйдә аны һәммәбез яратабыз ,сөябез,

Син бик кадерле безгә озак яшә диябез.

Г.Зарина. Минем әби пәрәмәчне шундый тәмле пешерә,

Телеңне йотарсың , малай, ашап карасаң менә.

Айсылу Минем әби бик уңган бар эшкә дә өлгерә

Юа , тегә , бәйли, тәмле ашлар пешерә.

Тор , бәбкәм, уян, диеп, дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне барыбыз да ярата.

Ф.Зарина: Өйгә кайтсам ,өй балкыган ,өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп әбием килгән .

Әбиемнең җылы кулы чәчләремне сыйпады,

Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны.

Әмир шигыре

Әбиемә нәрсә бүләк итим бәйрәм көненә

Бүләк итеп шигырь сөйлим аңа туган телемдә.

Әбиемә минем бүләк бик тә охшаган икән.

Ул үзе дә бүләк бирде- бәрхет түбәтәй, чиккән.

Серле булды бу түбәтәй, тылсымлы булды әллә?

Тәртиплегә әйләнәм мин, башыма кигән мәлдә.

Әниемне дә тыңлыймын, шаярмыйм, йөгермим.

Энемне дә елатмыймын, елап кеше көлдермим.

Түбәтәйле башым белән, сугышып йөриммени?

Түбәтәйле башым белән буялып кериммени?

Ләкин менә кайчакта, кияргә гел онытам,

кәҗәләнәм, сугышам, ватам, бозам, ыргытам.

Тик даруын даа беләм, дәвасы үзем белән,

Каплап куям башымны чиккән түбәтәй белән.

Аннары инде минем, түбәтәйле башыма,

усаллык та кирелек, керми чаба- ашыга.

Мин яңадан әйләнәмен тәртиплегә, әйбәткә.

Әби биргән түбәтәйнең тылсымлы бу , әлбәттә.

Инде беләм бабайның да, ник тәртипле икәнен.

Бабаем бит беркайчан да салмый бит түбәтәен. (Йолдыз)

Эльвира: Бүген сөенә- сөенә шушы җырны җырлыйбыз,

Сезне кадерле әбиләр бәйрәм белән котлыйбыз.

Бергә: Сезне кадерле өлкәннәр бәйрәм белән котлыйбыз.


Музыка җитәкчесе Чулпан апабызның җырлавын сорыйк әле.

Картаямыни соң йөрәк


3.а.б. Таңнар аткан чакта теләк телә, сүнми типсен диеп йөрәгең.

Исәнлектән аермасын ходай, кабул булсын һәрбер теләгең.

Теләкләрне кабул була диләр, чын йөрәктән алар әйтелсә,

Ал таңнарны сөенеп каршы алыйк , булыр барсы... Ходай теләсә.


Сәламәтлек булса, бар да булыр, үз аягың белән йөргәндә.

Оныкларның тәпи китүләрен үз күзләрең белән күргәндә.

Илләребез имин, тыныч булсын, якты, матур булсын киләчәк.

Бәйрәмнәрне бергә каршы алыйк, безнең йөрәк “Сез” дип тибәчәк!



1 а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез, бабакайларыбыз! ! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә , түземле дә, сез иманлы да дәрманлы да .

2 а. б. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез, гаилә учагын да сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.

3 а.б. Сез барын да ямьбар җирдә, сез булганга тәм дә бар .

Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар .

Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез,

сез булганга дөнья ямьле , ашларыбыз да тәмле .

1 а.б. Кабат олы бәйрәмнәр белән СЕЗНЕ!! Сәламәт булып, киләсе елларга да очрашулар көтеп калыйк!

2 а.б. Хөрмәтлеләребез, сезгә балаларыгызның балаларыоныкларыгыз үз куллары белән ясаган кечкенә бүләкләрне һәм тәрбияче апалардан рәхмәт хатлары кабул итеп алыгыз әле.


КунакларгаИң яхшы дәү әни”, “Иң сөйкемле дәү әни”, “иң кунакчыл дәү әни”, “ иң юмарт дәү әни”, “иң җитез дәү әни”, “иң яшь дәү әни”, “ иң тәҗрибәле дәү әниһ.б.ш. рәхмәт хатлары тапшырыла.

1а.б. Бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Очрашуларыбызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.

Күмәк татар биюе игълан ителә


Балаларыбызга –ул-кызларыбызга, оныкларыбызга, һәмм әлбәттә үзебезгә дә тәүфыйк- һидаять, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыл, зирәк зиһен, тулы иман бирсен бер РАББЫМ! Йөрер юлларыбызны, керер хәләл ризыкларыбызны киң итсен, эшләр эшләребезне уң кылсын. Үзебезне тәэмин итәрлек, башкаларга ярдәм итәрлек мал бирсен! Өлкәннәргә игътибарлы, кечкенәләргә ихтирамлы балалар тәрбияләргә насыйп итсен Ходаем!














































































































































































Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Зима 2025»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее