«Весна — лето 2024»

Открытый НОД по окружающему миру "Зимующие птицы" в старшей группе

Открытый НОД по окружающему миру "Зимующие птицы" в старшей группе

Олимпиады: Дошкольникам "Тайны волшебного леса"

Содержимое разработки










“БЕЗДӘ

КЫШЛАУЧЫ

КОШЛАР”

әйләнә - тирә дөнья

белән танышу

ачык дәрес

(зурлар төркеме)










2018 ел


Интегральләштерү: танып белү, физик тәрбия, аралашу.

Максат: кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту; сорауларга төгәл, тулы җавап бирүләренә ирешү, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; безнең якларда кышлаучы 4 – 5 кош белән таныштыру, аларның нәрсә белән туклануы, кыш көне кешеләр ярдәменә мохтаҗ булулары, аларга җим куярга кирәклеген аңлату; гәүдә өлешләрен дөрес күрсәтеп, кош рәсемен ясарга өйрәтү.


Әзерлек эше: кышлаучы кошлар рәсемнәрен карау, табышмаклар, шигырьләр, бармак уеннары өйрәнү.


Сүзлек: томшык, җимлек, җим, тәпи.


Методик алымнар: әңгәмә, сорау – җавап, дидактик уен, күрсәтү, аңлату, күзәтү, матур әдәбият.


Җиһазлау: кышлаучы кошларның рәсемнәре, агач, җимлек, җим, һәр балада кошның гәүдә өлешләре салынган конверт, фланелеграф, буяулар җыелмасы, альбои бите, пумала, сулы банка, аудиоязма (“Кошлар тавышлары”), музыкаль үзәк.


Балаларны оештыру: өстәлләр читтә, урындыклар, ярымтүгәрәк итеп, такта каршына тезелгән. Балалар агачта утырган кошларны карыйлар, исемнәрен атыйлар. Урындыкларга утыралар, әңгәмә дәвам ителә. Өстәл янына килеп, кош гәүдәсен җыю, кош рәсемен ясау.



1.Кереш.

Балалар идәнгә куелган агачка һәм аңа беркетелгән кошларга карап, ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә. Кошлар тавывшы ишетелә.


2. Төп өлеш.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди агач икән бу? Аның ботакларында нәрсәләрдер утыра.

Балалар. Чыршы агачында кошлар утыра.

Тәрбияче. Дөрес. әйдәгез, карыйк әле, агачка нинди кошлар кунган икән?

Балалар. Карга, песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен.

Тәрбияче. Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар. Бездә кышлаучы кошлар.

Тәрбияче. Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз?

Балалар. Чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга очып китмиләр. Шулай да кыш көннәрендә аларга ярдәм итәргә кирәк. Кыш көне бөтен җирне ап – ак кар каплый, аларга азык табуы кыенлаша.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ә аларга ничек ярдәм итеп була сон?

Балалар. Агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез.

Тәрбияче (җим салынган җимлек күрсәтеп). Менә бу – җимлек, мин аңа җим (ипи валчыклары) салдым. Рус телендә без аны кормушка дип атыйбыз.


Балаларга җим, җимлек, кормушка сүзләре кабатлатыла.


Уен: “Нәрсә очып китте?”

Тәрбияче. Күзләрне йомабыз. Көчле җил чыкты, һәм бер кош очып китте. Нинди кош очып китте, кем әйтә?

Балалар. Песнәк.

Тәрбияче. Дөрес, песнәк.

Уен шулай берничә кош исемен әйтеп уйнала.


Дидактик уен: “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”.

Балалар ярымтүгәрәк итеп куелган урындыкларга утыралар. Фланелеграфта кошның гәүдә өлешләрен карау, формасын ачыклау, бергәләп җыю.


Тәрбияче. Бу кошның нәрсәсе? (Гәүдәсе.) ул нинди формада? (Озынча, овал)


Уен шулай дәвам итә. Балалар һәр өлешне бергәләп тәрбияче белән әйтеп чыгалар.


Тәрбияче. Ә хәзер өстәл янына килегез һәм үзегез кошның гәүдәсен җыеп карагыз.


Балалар төзиләр, төзеп бетергәч, тәрбияче балалардан гәүдә өлешләрен тагын бер кат күрсәтеп чыгуларын сорый.


Физкульминут.

Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтәләр)

Килгән бер чыпчык (бер бармакны күрсәтәләр)

Мине чакыра: (үз – үзләрен күрсәтәләр)

“Чык әле, ди, чык” (кул изиләр)

Алдый ул, беләм, (бармак яныйлар)

Гел шулай итә (җилкәләрен җыералар)

Йөгереп чыксам (йөгерү хәрәкәте ясыйлар)

Оча да китә (очу хәрәкәте ясыйлар)


Тәрбияче. Ял итүне дәвам итеп, бармак уены уйнап алыйк

Карга килеп казан асар,

Торна кимлер тоз салыр,

Саескан килеп салма салыр,

Песнәк килеп пешерер,

Чыпчык килеп төшерер,

Камил ашап бетерер. (һәр бала үз исемен әйтә)

Балалар өстәл артына утыралар.

Тәрбияче. (кош рәсемен күрсәтеп). Без бүген кызылтүш рәсемен ясарбыз. Игътибар белән карагыз әле, у башка кошлардан нәрсәсе белән аерыла? (балалар җавабы. Кошның гәүдә өлешен, төсен, формасын ачыклау)

Кошның иң беренче нәрсәсен ясыйбыз?

Балалар. Гәүдәсен, аннары башын, канатларын, койрыгын, томшыгын, тәпиен.


Балалар тәрбияче ярдәмендә рәсемне ясыйлар. Соңыннан күргәзмә оештырыла.


3. Йомгаклау.


Тәрбияче. Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Беш кошларны канатлы дусларыбыз дибез, чөнки алар кешеләргә, табигатькә файда китерәләр. Агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Шөгылебезне йомгаклап, “Мин дә!” дигән уен уйнап алыйк.

Алмаз кошларга җим бирде.

Балалар. Мин дә!

Тәрбияче. Илшат кошларга таш атты. (балалар дәшмиләр). Алсу белән Рамил кош оясы ясадылар.

Балалар. Мин дә!

Тәрбияче. Ирек агачтагы кош оясын туздырды. (балалар дәшмиләр)


Уен шулай дәвам итә. Уен тәмамлангач, белем бирү эшчәнлегенә йомгак ясала.

Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее