«Весна — лето 2024»

Викторина "Тамчы шоу"

Максат:

-укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;

- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

Олимпиады: ЗОЖ 1 - 4 классы

Содержимое разработки

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы

Максат:

-укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;

- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор,

Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без 5 нче сыйныф укучылары белән әзерләгән Тамчы шоу уеннын башлап җибәрәбез. Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез.

Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.

Шулай итеп, башлыйбыз!

Әйткәнемчә, бүгенге уенда 5 нче сыйныф укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

Укучылар үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә.

Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Беренче турда Туган җирем- Татарстан турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.

I тур.

1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")

2. Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)

3. Кама, Волга, Белая. Вятка елгалары татарча ничек атала? (Чулман, Идел, Агыйдел, Нократ)

4. Татарстанның нефть чыгару үзәге? (Әлмәт)

5. Әлмәт шәһәренең Татарстан кинотеатры янында кемгә һәйкәл куелган? (Г.Тукай)

6. Әлмәт районында һәм шәһәрендә нинди музейлар бар? (Туган як, Р. Фәхретдин, Елхавой авылында "Туган як" музейе бар)

7. Татар халыкының милли киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч)

8. Татар халыкының милли ашларын беләсезме? (Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлы аш, бавырсак)

9. Республикабызның төп табигый байлыгы? (Нефть)

10. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)

11. Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре)

12 Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)

13. Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Яшьләр заманы, Салават күпере)

14. Балалар өчен татар телендә чыга торган нинди тапшырулар бар? (Күчтәнәч, Яшьләр тукталышы, Тамчы шоу)

15. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)

16.Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)

17. Татарстан гербының авторы кем? (Р.Фәхретдинов)

18. Бер хәрефле сүз? (ю, и, у)

19. Нәүрүз бәйрәме кайчан була? (21 мартта)

20. 30 нчы август нинди бәйрәм? (Татарстан республикасы көне)


II тур "Шигырь сөючеләр " конкурсы.

Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез.


Бәхетле балалар командасы

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.

Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.

Чын күңел белән карый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.

(Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”)

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,

Дәрт биреп безнең шат күңелгә.

Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр

Бит җиңеп алынган гомергә.

(М. Җәлил “Чәчәкләр” )

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

(М.Җәлил “Имән” )


И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.

(М.Җәлил “Эшкә өндәү”)


Бу дөньяның төсен, ямен, тәмен.

Кем аркылы, ничек белдем мин?!

Бишектә үк мине өйрәтүчем-

Туган телем, бәгърем, син ул, син!

(Х.Туфан “Син өйрәттең миңа”)


III тур "Әкияттә - кунакта"

Ике командада әкиятләрдән өзек әзерләделәр. Сез әкиятнең өзеген карагач, әкиятнең авторын һәм исемен әйтергә тиеш буласыз.

Бәхетле балалар командасы Туфан Миңнуллинның "Үзем белән үзем" әкиятеннән өзек күрсәтә.

Көндәш команда Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятеннән өзек күрсәтә.

IV тур Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены

"Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.

1 команда капитанына сораулар:

- Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)

- Бөгелмә шәһәрме? (Әйе)

- Песнәк җәнлекме? (Юк)

- Унике санмы? (Әйе)

- Бәрәңге җиләк- җимешме? (Юк)

- Чулман елгамы? (Әйе )

- Гималай су атамасымы? (Юк)

- Каен агачмы? (Әйе )

- Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме читекме? (Әйе)

- Әнинең әнисе әби буламы? (Әйе)

- Карлыган яшелчәме? (Юк)

- Кышның соңгы ае февральмы? (Әйе)

2 команда капитанына сораулар:

- Иң озын муенлы җәнлек жирафмы? (Әйе)

- Язның беренче ае мартмы? (Әйе)

- Кышкы өс киеме күлмәкме? (Юк)

- Яңа уку елы беренче гыйнварда башланамы? (Юк)

- Чәк-чәк ашамлыкмы? (Әйе)

- Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)

- Җәй көне кар явамы? (Юк)

- Атнада алты көнме? (Юк)

- Чия җимешме? (Әйе)

- Карга кошмы? (Әйе)

- Урал елгамы? (Юк)

- Салават Фәтхетдинов җырчымы? (Әйе)


Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее