«Весна — лето 2024»

Афганстан-йөрәк ярасы

Материал для классного часа на тему : "Афганстан-йөрәк ярасы". Встреча с ветераном афганской войны.

Олимпиады: Физическая культура 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Афганстан – йөрәк ярасы”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Әфган” җыры яңгырый.


А.б. Хөрмәтле кунаклар, укучылар! 15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 31 ел тулган көн. Без Әфганстанда хәрби бурычын үтәп,исән-сау каткан якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен җыелдык.


1ук.: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте.

2 ук.Әфганстан, исемең шигьри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың,

Изге дуслык бурычын үтәр өчен,

Сиңа китте бик күп якташларым...


3ук. Сугыш... 9 ел 51 көн буе дәвам иткән сугыш...

1ук.Күпме кешеләрнең гомерен өзгән сугыш.

2 ук.: Әйе, әфган сугышы безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты.

3 ук. Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде. Ләкин Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында 257 егетен югалтты.

1 уч. Немало воды утекло с того времени. Потихоньку зажили раны, возмужали , стали мудрее, состарились солдаты и офицеры. Но только память о далёкой Афганской войне жива и стереть события той войны не смогут ни годы, ни расстоянья.

Журавли”җыры яңгырый

2 ук. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез.

3 уч. Что бы ни говорили, что бы ни думали, а вы сумели с достоинством и честью пройти огонь боёв и дым пожарищ …
Что бы ни говорили, что бы не думали, а вы знаете цену, мужской дружбе, закаленной в огне, знаете, как оплакивать потери, вы честны перед совестью и святой памятью.

1 ук. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.

2 уч. Память о многих парнях, не вернувшихся с той войны, память о тех,  кто ушел из жизни в мирное время будет вечной.

3 ук.: Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик. биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

1 уч.Когда закончилась война, солдаты, сержанты, офицеры с чувством исполненного долга вернулись на родную землю. С огромной радостью встречали их отцы и матери, жёны и дети, друзья и любимые. И началась спокойная, мирная жизнь…

А.б.Хәзер сүзне Әфган сугышы ветераны Сайфуллин Раиф абыйга бирәбез.

Ведущий: Наша сегодняшняя встреча проходит в преддверии ещё одного прекрасного праздника 23 февраля – День защитников Отечества. В этот день мы чествуем тех, кто в разные времена отстаивал честь, достоинство и свободу Родины. С наступающим праздником вас. И пусть многочисленные поздравления в этот день придадут вам стойкости духа, мужества, бодрости и оптимизма!

1 уч. Время неумолимо делает своё дело. Вглубь истории уходит война в Афганистане. И дай Бог, чтобы она была последней.
Этими словами нам хотелось бы закончить сегодняшнюю нашу встречу. Всего вам доброго: здоровья, радости, уверенности в завтрашнем дне, мира и согласия. До новых встреч!













Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее