«Весна — лето 2024»

Конспект мероприятия

новогодний сценарий в подготовительной группе

Олимпиады: Дошкольникам "Тайны волшебного леса"

Содержимое разработки

Выход. Яна ел вальсы.          

 Алып баручы: Хәерле көн,кадерле балалар,мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне          барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек,шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләребез мул булсын!

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә,

Бәйрәм итәргә килгән.

 

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз.

Яңа җырлар җырларбыз.

 

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Котлы булсын Яңа ел! ( барысы бергә).

Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

 Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Чыршыкай!

Яңа елда кунак булып

 Кил син безгә, Купшыкай!

  Ашыгабыз Яңа елга

 Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыклар эләргә.

 Урман кызы Чыршыкайның

 Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

 Чыршыкайга яшергән.

 

Ап-ак мамык кар ява

 Акка төреп дөньяны.

Буген безне үз янына

 Яшел чыршы җыйнады.

Яшел чыршы тезелешеп,

Әйләнәбез тирәндә.

Куанабыз Яңа елга,

Син кунакка килгәнгә.

Җыр  “Супер детский сад”

Алып баручы: Балалар, ниндидер тавыш ишетелә ерактан. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиешләр. Әллә шулармы?

Музыка астында Кар кызы керә.

              Кар кызы:  Ап-ак карлы аланнарда

                                Биеп йөрим мин.

                                Чыршыларга ак энҗеләр

                                Сибеп йөрим мин.

         Алып баручы: Балалар, бу бит Кар кызы , безгә бәйрәмгә килгән. Әйдәгез әле аны каршы алыйк.

         Бал-р: Исәнме, Кар кызы!

         Алып баручы:Рәхим ит,уз бире. Шатланышып чын йөрәктән, каршылыйбыз без сине.

         Кар кызы: Исәнмесез, балалар

      Исәнмесез кунаклар.

      Яңа ел белән сезне!

      Яңа бәхетләр белән!

      Яңа елда зур үсегез

      Көн дә артсын көчегез

      Ел үсәсен ай үсегез.

      Илгә хезмәт итегез

      Яңа елда уңышлар

     Телим сезгә мин , дуслар!

Алып баручы: Рәхмәт сиңа Кар кызы! Кар кызы ә нишләп син үзең генә? Кайда соң Кыш бабай?

Кар кызы: Балалар мин Кыш бабамны югалттым.Без юлда очрашырга тиеш идек, ләкин ул күренмәде.

Алып баручы:  Кар кызы син борчылма, без бабабызны табарбыз һәм бәйрәмгә чакырырбыз. Балалар, әйдәгез әле  Кар кызын  бер биетеп алыйк.

 

Бию:”Кар бөртекләре” (Кар кызы белән кар бөртекләре бии).

 

Кар кызы: (зур чүлмәк янына килеп) Балалар бу нинди чүлмәк икән, берәр тылсымы бармы әллә? Селкетеп карыйм әле.

Музыка уйный. Чүлмәк эченнән Хотабыч чыга.

 

Хотабыч:  Оооо, мин бу чүлмәктә йөз ел утырдым.Рәхмәт сезгә мине чыгарганга. Исәнмесез,мине таныйсызмы? Мин Хотабыч бабагыз булам.  Бу нинди пальма агачы, монда нинди тәмле җиләкләр эленгән?

Кар кызы: Бу пальма  түгел, бу чыршы агачы. Бездә бүген Яңа ел бәйрәме.

Хотабыч: Нинди бәйрәм соң ул? Балалар аңлатып бирегез әле миңа.

 

Наша ёлка велика,

Наша ёлка высока.

Выше папы, выше мамы-

Достает до потолка.

Как блестит ее наряд,

Как фонарики горят.

Наша ёлка с Новым годом

Поздравляет всех ребят.

Будем весело плясать,

Будем песни распевать,

Чтобы  ёлка захотела

В гости к нам прийти опять!

 

В лесу родилась ёлочка,
В лесу она росла.
Зимой и летом стройная,
Зелёная была.

Метель ей пела песенку:
«Спи, ёлочка, бай-бай!»
Мороз снежком укутывал:
«Смотри, не замерзай!»

Трусишка зайка серенький
Под ёлочкой скакал.
Порою волк, сердитый волк,
Рысцою пробегал.

 Ну и елка просто диво,

Как нарядна, как  красива.

Ветви слабо шелестят,

Бусы яркие блестят.

И верхушку украшая

Там сияет , как всегда

Очень яркая, большая

Пятикрылая звезда!

 

Хотабыч:  Балалар,  рәхмэт  сезгә!  Беләсезме, минем биисем килеп китте бит әле,әйдәгез бергәләп биеп тә алыйк инде.

 

бию

 

Кар ызы: Хотабыч, безнең бәйрәмгә Кыш бабай кирәк. Син бит тылсым иясе.

Хотабыч: Эйе, мин тылсымчы , чүлмәктә йөз ел утырып онытып бетермәгән булсам ярый инде.” Сяляби, маляби”. Тукта әле, тукта, кем соң ул Кыш бабай?

Кар кызы: Балалар , Кыш бабай турында сөйләп күрсәтегез әле Хотабыч бабайга.

 

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

 

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.

 

Просыпаюсь – за окном

Снег пушистый, молодой.

Значит, был здесь Дед Мороз

 С длинной белой бородой.

Эту ёлку вам принёс

Добрый Дедушка Мороз.

Так стройна, величава

Посмотрите справа, слева.

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

 Көтә: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

 Бөтен эше дә.

 

Хотабыч: Балалар, аңладым, аңладым. Рәхмәт сезгә. Хәзер тылсымлап китерәбез аны. Ерактан, җылы яктан килә дидегезме әле, пальма агачын, бананнар ярата дидегезме әле. (Хотабыч сихерли).

Музыка астында  Африка Кыш бабае керә.

Африка Кыш бабае: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезгә ерак Африка илләреннән күп сәлам! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.Менә сезгә күчтәнәч итеп бананнар алып килдем.

Кар кызы:Исәнме, бабакай. Син Кыш бабай инде, ләкин син безнең Кыш бабай түгел, ә Африканыкы.Безгә үзебезнең Кыш бабай кирәк. Хотабыч син нәрсәдер бутагансын.

Хотабыч: Сез ерактан, җылы яктан килә дидегез, банан, пальма ярата дидегез. Менә сезгә китердем. Кыш бабай синең дусларың бармы соң, әллә үзең генә килденме?

Африка Кыш бабае: Мин дусларым, үземнең оныкларым белән килдем. Әйдәгез әле оныкларым рәхим итегез.

Бию:  “Чунга чанга”

Африка Кыш бабае:Балалар нишләп сезнең пальмагызның   утлары  янмый?

Хотабыч: Әйттем бит мин сезгә,  пальма дип. Әйдә әле утларын кабызыйк.

Кар кызы: Бу пальма түгел, ә безнең бәйрәмебезнең күрке чыршы агачы.

Африка Кыш бабае:  Бигрәк матур икән чыршыгыз, әйдәгез утларын да кабызыйк инде.Балалар, кунаклар бергәләп булышыгыз әле. (Колакларын тотып, “Мумиямба” дип өч тапкыр кычкыралар.Чыршының утлары яна.)

Кар кызы: Кыш бабай, без сиңа уен бүләк итәбез, “Телевизор” дип атала.

Хотабыч: Сездә телевизор бармы соң?

Африка Кыш бабае: Юк бездә андый нәрсә юк.

Хотабыч: Әйдә Кыш бабай менә монда утыр да, карап кит әле.

        Уен “Телевизор”.

Африка Кыш бабае: Балалар уеныгыз бик ошады. Сезнең  белән күңелле.Ләкин миңа Африкага кайтырга, бәйрәмгә өлгерергә кирәк. Сау булыгыз дусларым!

 

Кунак булып яшел чыршы

 килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

 безнең бүлмәбезгә.

 

Кышкы һавада,

 йомшак кар ява.

Моңа балалар

 бигрәк шатлана.

 

Без җыелдык бүген

 чыршы бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

җыр бырлап әйләнергә.

Матур җырыбыз

яңгырады еракка.

Кыш бабабыз ишетеп,

килде безгә кунакка.

 

Кыш бабай мине

бүген син макта,

Бер яшькә үстем

 син килгән чакта.

 

Кыш бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә,

Җыр җырлап әйләнергә.

Кар кызы:  Хотабыч син безгә  үзебезнең  Кыш бабабызны китер.Бәйрәм аннан башка булмый бит.

Хотабыч: Мин балалар  ахры картайганмын, аңлап бетермәгәнмен. Миңа тагын аның турында сөйләгез әле.

Җыелып җепшек кардан,

Кыш бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк  аңа дип

Кичен уйлап тордык та

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

 

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.

Әллә сагынып көткәнне белгән.

Алып килгән ул зур шугалаклар,

Өеп  тә куйган  бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар.

Ул биек таулар, чыршы, наратлар.

Шуларга карап гаҗәпкә калам,

Ничек ясый? – дип сокланам аңа.

 

Котлап бөтен кешеләрне

Яңа ел белән,

Җилдереп кенә пар атта

Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,

Ә анда бүләк:

Уенчык төлке, аюлар,

Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет

Керпе һәм туплар.

Җаныңа ни кирәк, анда

Бөтенесе бар.

Кыш бабай  килә җилдереп

Капчык кулында.

Кар бураннар тузып кала

Аның юлында.

Хотабыч: Мин балалар хәзер аңладым, сезнең бабагыз шугалаклар ясый, хөрмәләр ярата. Монысында буталмыйм инде. Син – син – силяби, безгә Кыш бабай кирәк.

Музыка астында  Төрек Кыш бабае керә.

Төрек Кыш бабае:  Исәнмесез, мин монда ничек эләктем ?

Кар кызы: Сине монда Хотабыч чакырды.Ләкин безгә үзебезнең Кыш бабаебыз кирәк.

Төрек Кыш бабае:  Мин дә Кыш бабай, мин Төркиядән килдем. Мине анда Дурахан бабай дип йөртәләр. Мин дә балаларга бүләкләр бирәм, биетәм, җырлатам. Сезгә хәзер минем кызларым биеп күрсәтер.

Төрек кызлары биюе.

Төрек Кыш бабае:  Рәхмәт кызларым, булдырдыгыз. Балалар, сезгә үзегезнең Кыш бабагыз килеп җитәр, ә миңа Төркиягә кайтырга кирәк. Бәйрәмгә әзерләнергә кирәк, Сандал агачын бизисем бар.

Хотабыч: Нинди агач ул Сандал агачы? Дурахан ул сезнең аяктамы әллә?

Төрек Кыш бабае:  Юк монысы минем башмакларым.Сандал агачы Яңа елда була, ул тылсымлы бәйрәм агачы. Балалар, сезгә бик зур рәхмәт, матур итеп биеп күрсәттегез.Сезне бәйрәм белән котлыйм, уңышлар телим. Сау булыгыз! Төркиягә кунакка килегез.

Чыршы тирэли хоровод. (Чыршы)

Хотабыч: Ай балалар, бөтенләй бутап бетердем, гафу итегез инде мин юләр картны. Әллә бергәләп тылсымлап карыйбызмы? Син-син –силяби ( бергәләп әйтәләр).

Музыка астында Санта  Клаус керә.

Санта Клаус: Исәнмесез  балалар, кунакллар! Сезне бәйрәм белән котлыйм.

Бала: Исәнме , бабай! Син кайдан килдең?

Санта Клаус: Әйбәт балакаем. Мин Америкадан килдем, сезгә күп сәламнәр алып килдем. Минем Исемем Санта Клаус.

Хотабыч: Балалар, безгә Санта  Клаус килгән.Санта Клаус син үзен генә килденме?

Санта Клаус: Юк , дусларым. Мин үземнең улларым белән килдем.

 

Санта малайлары биюе.

Кар кызы: Бигрәк матур биедегез, рэхмэт сезгә! Балалар, әйдәгез Санта Клауска матур шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны

Бизәдем төрле төскә.

Кызыл йолдыз ясап куйдым

Балкысын өчен өскә.

 

Кунакка килгән зур чыршы

Яңа елны матурлап

Кызлар уйнап йөри анда

Малайлар күп, батырлар.

 

Кызлар, малайлар уйнарга

Җыелганнар кай ара.

Чыршы тирәли утлар

Җемелдәшеп шаяра.

Яшел ылыслар артында

Әкият качып тора.

Эчендәге бар серләрне

Ачырга кызыктыра.

 

Йолдызлар килеп кушыла

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Килер безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә.

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

Санта Клаус: Булдырдыгыз  балалар! Бәйрәмегез күңелле үтсен. Сезне сагынып озакламый Кыш бабагыз да килеп җитәр.Сау булыгыз дусларым.

Жырлы уен.

Хотабыч: Балалар, әйдәгез әйбәтләп аңлатыгыз инде бу юләр картка, нәрсәне дөрес эшләмим икән, әйбәтләп тыңлап торыйм әле.

Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген уңсын,

Табыннар гел мул булсын,

Бәрәкәтле ел булсын!

 

Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә,

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.

Хотабыч: Аңладым, ниһаять аңладым бит балалар (тылсымлый).

Музыка астында Испан Кыш бабае керә.

Хотабыч: Балалар, дөрес тылсым булганмы?

Балалар: Юк, дөрес түгел.

Хотабыч: Хай җаным, монысы кайдан килде икән инде.Әй, тәмам картаеп беткәнмен.

Испан Кыш бабае: Исәнмесез, кадерле балалар һәм кунаклар!

          Сагынып килдек без сезне,

          Үтеп океан, диңгезне.

           Нинди матур үскәнсез,

          Алма кебек пешкәнсез.

         Әйдә, килегез тизрәк,

        Ясыйк матур түгәрәк.

      Сезгә кунаклар килгән бит,

     Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Кар кызы: Бабакай, син кайсы илдән килдең? Безгә кунакка кемнәрне алып килдең?

Испан Кыш бабае: Мин кызым Испаниядән килдем.Үзем белән  бик матур һәм чибәр кызларымны алып килдем.

Испан кызлары биюе.

Кар кызы: Рәхмәт сезгә кызлар, бик матур биедегез! Бабакай, безгә бүген төрле илләрдән Кыш бабайлар килде.Алар безнең белән  биеделәр, уеннар уйнадылар. Син нинди уен уйнатасың?

Уен

Испан Кыш бабае: Балалар, сезнең белән бик күңелле! Бәйрәмегез котлы булсын. Яңа елда барлык теләкләрегез дә чынга ашсын. Үзегезнең Кыш бабагыз килсен.Ә мин Испаниягә киттем, саубулыгыз!

Кар кызы: Хотабыч безгә бүген бик күңелле, монын кадәр Кыш бабайларны күргәнебез юк иде.Без үзебезнең Кыш бабабызны көтәбез.

Хотабыч: Мин аңладым бит балалар, тити баш. Әйдәгез   сез  Кыш бабайны чакырыгыз, ә мин тылсымлыйм.

(Балалар Кыш бабайны чакыра, Хотабыч тылсымлый).

Чын Кыш бабайны каршы алыйк!

Музыка астында Кыш Бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, әти- әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар! Мине озак көттегезме, мине сагынып беттегезме.

Балалар: Исәнме Кыш бабай!

Кар кызы: Хәерле көн, бабакай! Без сине зарыгып көттек, без сине сагынып беттек. Барыр юлларыбызны кемдер килеп бутады. Шуңа күрә юлларыбыз ике якка аерылды.

Кыш бабай:    Эйе шул, кызым.

                         Кадерле дусларым!

                         Килдем мин ерак-ерактан.

 Салкын, карлы төньяктан.

 Көтүгезне белдем,

 Сезгә бәйрәм алып килдем.

Яңа ел белән котлыйм!

Сезгә уңышлар телим.

Хотабыч:     Рәхмәт сиңа Кыш бабай. Балалар, әйдәгез Кыш бабай килгән хөрмәткә бер җырлап алыйк.

Җыр: “Кыш бабай”

Көн  артыннан көннәр үтә

Гүя еллар  йомгак сүтә.

Иске елның матур киче

Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә

Кара, кара, карасана!

Кыш бабай килә түгелме

Ак бизәкле чанасында.

Көтәбез без әйдә килсен

Ак бәхетләр алып килсен!

Шул бәхетне барыбызга

Тигез итеп бүлеп бирсен.

 

Кышның матур төнендә

Тирә-як энҗе карда

Кар бабай да урамда

Энҗе кызы янында.

Килгән бабай бәйрәмгә

Күчтәнәче кулында

Йөри ул өйдән өйгә

Дуслары белән бергә.

Яңа елны котлап

Яңа теләкләр теләп

Яшәгез диеп бергә

Дуслар белән гомергә.

Исәнлектә-саулыкта,

Шатлык белән байлыкта.

Бәхетле булып кына

Елмаеп көлеп кенә.

 

Яңа елга бүләк алып

Кыш бабай килде.

Бакчадагы һәр балага

Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга

Кунакка килгән.

Кыш бабай бездә икәнен

Ул каян белгән.

Уйнап- биеп яңа елны

Каршы алабыз.

Яңа елда матур теләк

Теләп калабыз.

 

Рәхмәт сиңа Кыш бабай

Безнең белән дус бабай.

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай

Безнең белән дус бабай.

 

Кыш бабай: Ая-яй, бигрәк матур шигырьләр өйрәнеп куйгансыз, молодцы  балалар!

Җыр: “ Кыш бабай белән күмәк җыр”. Балалар җырлый, кыш бабай белән Кар кызы уртада бииләр).

Кыш бабай: Хай, улым онытып та торам икән бит. Хәзер ачам капчыгымны, алыйм әле сезгә дигән бүләкләрне.(капчыкта бүләкләр булмый, ә ак кәгазьдән ясалган кар йомарламнары).

Балалар, сезгә дигән бүләкләр кая киткән, кем эше икән бу? Аха, аңладым! Хотабыч нәрсә эшләдең?

(Кулына конфетлар  тотып Хотабыч килеп чыга).

Хотабыч: Балалар, мин бит тәмле кәнфитләрне бик яратам. Онытылып барысын да ашап бетергәнмен, йөз ел күргәнем юк бит инде. Нишләргә инде хәзер...Бабакай бу бит тылсымнар көне, тылсымлап бүләкләрне кире кайтар балаларга.

(Кыш бабай таягы белән капчыгын тылсымлый, капчыктан чын бүләкне алып күрсәтә).                                                                                                                          Кыш бабай: Балалар, менә сезнең бүләкләрегез! Зур үсегез, бәхетле, тәртипле булыгыз! Ә безгә кызым Кар чәчәк белән юлга кузгалырга кирәк.Безне башка чыршы бәйрәмнәрендә көтәләр.

          Көтеп алган очрашулар

          Тиз генә үтеп китте

         Инде хәзер саубуллашып

         Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.        Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

                         Һәрбер өйгә киләчәк

                         Яхшы булсын, имин булсын

                          Матур булсын киләчәк.

Сау булыгыз дуслар! Киләсе елга кадәр!

(Кыш бабай белән Кар кызы китәләр).

 

Хотабыч:   Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

                    Матур бәйрәме өчен.

.                  Рәхмәт әйтик кунакларга

                    Килеп караган өчен.

     Яңа елга яңа юлдан,

     Нык басып бердәм керик.

     Иң изге ,саф теләкләрне
     Бер-беребезгә телик.

 

 



Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее