2нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Билгене белдерә торган сүзләр.
Максат: билгене белдерә торган сүзләрне танырга һәм аерырга, аларга дөрес сорау куярга өйрәтү;
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Регулятив;
-Аерым этаптагы уку бурычларын кабул итәргә өйрәнү,
-Укытучы белән бергәлектә үз эшчәнлегеңә нәтиҗә ясый өйрәнү, төзәтмәләр кертү;
Танып –белү күнекмәләре;
предметны белдерә торган сүзләрне танырга һәм аерырга, аларга дөрес сорау куярга өйрәтү
- Коммуникатив:
-Мәктәптә үзара аралашу культурасын белү;
-укытучыны игътибар белән тыңлау;
-классташлар белән ягымлы мөгалләмәдә булу;
- юл куя белү, игътибарлы, ярдәмчел булу;
Фикерне аңлаешлы итеп әйтү, дәлилли белү;
Дәрес барышы
Оештыру.
Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Күктә кояш елмая. Әйдәгез без дә бер-беребезгә карап, үзебезнең елмаюыбызны бүләк итик.
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, табигать
Хәерле иртә, дуслар!
Мин сезгә уңышлы дәрес, гел яхшы билгеләр генә алуыгызны телим.
Өй эшләрен тикшерү.
Дәфтәрләрне ачтык, өй эшләрен тикшерәбез
2. Актуальләштерү.
Матур язу.
Укытучы:
- Без сезнең белән татар теле дәресләрендә бик күп язабыз. Һәрбер сүзне матур һәм чиста язсак, язуларыбыз балкып торыр. Үрнәктәге хәрефләр һәм сүзләрне бик матур итеп дәфтәрләрегезгә языгыз. (“Язганда дөрес утыру” таблицасына игътибар итү)
// Н н // Н н // Н н //
нарат Наилә иркен начар
Укытучы:
- язуларыгызны ошатасызмы? Матур яздыгызмы? (Җаваплар тыңлана)
- кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне табыгыз?
- нарат, Наза сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- предметларны белдерүче сүзләр
Иркен, начар сзләренә нинди сорау куябыз?
Бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерә?(билгесен)
Димәк, бүгенге тема нинди?
Нәрсә ул сыйфат?
Дәрес темасы буенча эш.
Сүзлек диктанты язу:
Елга, җылы, оя, көньяк, озын, уен, яшел, яшь, һава. (102 б.) Сыйфатларның астына сызарга.
Балалар,әйтегез әле хәзер елның нинди фасылы?( ЯЗ)
Менә бу рәсемнәргә карап “Яз” турында хикәя төзергә.
Хикәяләрне уку , билге кую.
Ял итү минуты.
59 бит,83 күнегү
Укытучы:
Балалар, без бер уен уйнап үтәрбез. Уен “Билгесе буенча исемен тап” дип атала. Мин сезгә бер предметның билгеләрен атыйм, ә сез аның нәрсә икәнен әйтерсез.
Җилле, салкын, аяз ... . (көн)
Йолдызлы, тыныч, айлы ... . (төн)
Тирән, киң, зур ... . (елга)
Акыллы, тыйнак, чибәр ... . (кыз)
Кыю, көчле, батыр ... . (малай)
Хәйләкәр, җитез, җирән ... . (төлке)
Модельләштерү. Таблица буенча.
Укытучы:
- Балалар, мин сезгә таблица бирәм, сез хәзер шуны тутырасыз.
Димәк, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Ул сүзләрне ничек атыйбыз? Нинди сорауларга җавап бирә? Бу сүзләр ярдәмендә предметның кайсы якларын белә алабыз? (балалар сорауларга җавап бирәләр, таблицаны тутыралар)
Сыйфат
|
Кайсы? |
|
Нинди? |
Төс |
|
Тәм |
Характер |
|
Форма |
Вакытны |
|
|
Карточкалар таратыла.
Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам, предметны белдергән сүзләргә бер сызык, билгене белдергән сүзләргә дулкынлы сызык сызыгыз.
кызыл | алма | зур | ачы | тәрәзә |
агач | матур | укучы | сары | кыз |
песи | тәмле | лимон | китап | баллы |
Рефликсив кабатлау. Гомуми үзбәя.
Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?
Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, кул күтәрегез.
бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан укучылар кул күтәрә.
Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган укучылар кул күтәрә.
Өй эше: Китаплардан табып 10 сыйфат яз, 2 җөмлә төзергә
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, табигать,
Хәерле иртә, дуслар!