«Весна — лето 2024»

«Яхшы сүз изге гамәлгә тиң”

Хәерле көн, дуслар!

-Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып, бер-беребезгә елмайыйк. Йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. (Барыбыз да урыннарга утырабыз)

Олимпиады: Викторина "По стране искусства" 1 - 11 классы

Содержимое разработки

ГБОУ «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ОВЗ»

Галиуллина Н.Р.

«Яхшы сүз изге гамәлгә тиң”

Максат:1)Укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү

2)Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү;

3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген үстерү.

4) Укучыларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.



Җиһазлау: шифалы сүзләр язылган йорт, күбәләкләр, компьютер, проектор, экран



Хәерле көн, дуслар!

-Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып, бер-беребезгә елмайыйк. Йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. (Барыбыз да урыннарга утырабыз)

-Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә)Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез.



2.Хикәя тыңлау, фикер алышу.



Урман юлыннан ике кеше- бабай һәм малай бара.Көн эссе.Аларның бик тә су эчәсе килә.

Юлчылар кечкенә генә инеш буена килеп җитәләр.Тын гына челтерәп салкынча йөгерек су ага. Алар,сусауларын басар өчен,иелеп су эчәләр.

-Суың өчен рәхмәт сиңа, инешкәй,- ди бабай. Малай көлеп куя.

-Бабакай, ни өчен инешкә рәхмәт диеп әйттең?- дип сорый ул бабайдан,-инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул сезнең сүзләрегезне ишетми, сезнең яхшылыгыгызны аңламый.

-Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел , кешеләр.

Кешенең ни өчен рәхмәт сүзе әйткәнен беләсеңме? Уйланып кара әле:бу сүз кемгә кирәк?

Малай җитдиләнеп, уйга калды. Аларның вакыты күп, барасы юл әле ерак иде...



-Әйтегез әле, ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән соң?

-Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен.

-Инеш кешене аңлый аламы соң?

-Юк.

-Шулай булгач аңа рәхмәт әйтүнең нигә кирәге бар?

(Бабакай болай фикер йөртә:”Әгәр инеш суы аңа яхшылык эшләгән икән,сусавын баскан икән,димәк, аны аңлаган кебек тоелган.Бу сүзне әйтсәң ,үзеңә рәхәт булып китә.)

-Ә бүре инеш суын эчәме? Алай булгач , нигә рәхмәт әйтми?

(Укучылар фикере.)



Әйтегез әле,ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә?

-Бу сүз яхшы ,изге эшләргә, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә.

Аны ишетү һәркемгә рәхәт.





-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбәз икән?





Яхшы сүз, изге гамәлләр -шәфкатьлелек турында.



3.Нәрсә ул шәфкатьлелек , рәхим-шәфкать,яхшылык?(акыл штурмы -уен)

Балалар фикере тыңлана.



Яхшылык, шәфкатьлелек ул-

яхшы сүз,

матур теләк,

изге гамәл,

күркәм холык,

авыр чакта ярдәм кулы сузу,

кеше хәленә керә белү,

саваплы эш, һ.б.



  • Рәхмәт, балалар. Ә яхшылык кайда туа?Кайда яши? Аны күреп , тоеп буламы?

  • Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп,яхшылык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

  • Әгәр без аны күрә алсак, ул нинди төстә булыр иде?

  • Яхшылыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?

  • Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?

  • Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?

  • Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.

4.Хәкимуллина Динә “ Гафу ит”Вәсимә Хәйруллина шигырен сөйли.

Әбиемне үпкәләттем,

Эндәшми дә, көлми дә,

Кулларына асылынам,

Бар икәнне белми дә.



-Әбием ,зинһар,гафу ит.

Сөйләш инде ,чибәрем.

Телисеңме,син яраткан

Җырны җырлап җибәрәм.



Дуслашыйк инде ,әбием,

Үскәч күлмәк тегәрмен,

Өстәлеңә би-ик күп итеп

Күчтәнәчләр тезәрмен.



Сагызга дигән акчамны

Бирәм сиңа- ал гына!

-Бәбкәем,акчага сатыла

Күлмәк кенә, бал гына.



Гафу итәм, тик кесәдә

Йөрми дуслык,татулык.

Алар яши шәфкатьле сүз,

Мәрхәмәтле эш булып.



-Ни өчен әби үпкәләгән? Олы кешеләрне үпкәләтергә ярыймы? Ни өчен ярамый?



  • Ә сез нинди яхшы сүзләр беләсез, балалар?

Нәтиҗә : Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән.Ярамаган сүзләр әйтеп кеше күңелен яраларга ярамый икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала.



Шифалы ,тылсымлы сүзләрне никадәр күбрәк куллансагыз, тормыш шулкадәр ямьлерәк булыр,теләкләрегез дә тизрәк үтәлер, кешеләр дәсезгә шәфкатьле ,игътибарлы булырлар.



5.Шифалы сүзләрне дөрес итеп куллана да белергә кирәк, укучылар. Әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.

1. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме?  (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)

  1. Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди  ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми?  (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)

6. – Укучылар, сезнең алда конвертлар ята. Һәр өстәл беренче номерлы конвертларны ача. Анда сүзләр бирелгән, шул сүзләрдән мәкаль төзергә кирәк.

- Ә хәзер эшләребезне тикшереп китик.



а) Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.

б) Татлы сүз – җан азыгы, ачы сүз – баш казыгы.

в) Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.



”Төеннең башы миндә -

Ахыры синдә” уены.(МӘКАЛЬләр буенча.) Укытучы мәкальнең башын әйтә, балалар дәвам итә.



1.Яхшылык җирдә ятмый.

2.Җылы сүз- җан азыгы.

3.Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

4.Олыны олы ит, кечене кече ит.

5.Яхшылык эшлә дә суга сал.

6.Олыласаң олыны ,олыларлар үзеңне.

7. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.



8.Телең ни әйтсә ,колагың шуны ишетер.

9.Ашның мае бар, сүзнең җае бар.



-Бик яхшы, балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән. Балалар, “Авызкүрке- тел, тел күрке- сүз” диелә татар халыкмәкалендә. Һәрчактәмлетеллебулыгыз.



7.”Комплиментлар “тавы янында ял итеп алыйк.Бер-берсен мактап , күңел күтәрә торган матур сүзләр әйтәләр.

Яхшы сүздән барыбызның да күңелләре күтәрелеп,йөзләре нурланып китте, көнебез матурланды , ямьләнде.

Нәтиҗә: Бер-беребезгә итътибарлы булырга, күңел күтәрә торган сүзләрне еш кулланырга кирәк икән.



8. “Үз йортыңны төзе” уены.

Икенче номерлы конвертларыгызны аласыз. Анда йорт төзү өчен материаллар бирелгән. Сез йортыгызны шундагы материалларның барысын да кулланып төзерсезме? Эшне башладык.

Усал, саран, тупас, явыз, комсыз, юмарт, дуслык, игелекле, матур, ярдәмчел, татулык, шәфкатьле.



9.Сөйләшүебезне Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән өзек белән дәвам итәсе килә.



Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик-бик теләп тә,-

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.



-Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме?Ничек инде, яхшы сүзләр турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын, ди.

  • Ягез әле,үзегезнеңкәефләрне белдергән күбәләкләрне кулларыбызга алыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә күбәләкләргә таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.



Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!

Матур сүзләр белән беррәттән, матур гадәтләр дә яшәсен!









Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Весна — лето 2024»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее