«Зима 2025»

Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе

Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе по ФГОС

Олимпиады: Всеобщая история 5 - 11 классы

Содержимое разработки

Аңлатма язуы.

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясе конституциясе 12.12.1993 (РФ Конституциясенә 30.12.2008 елда №6-ФКЗ, 30.12.2008 елда №7-ФКЗ, 21.07.2014 елда №11-ФКЗ белән кергән үзгәрешләрне исәпкә алынды);

2. Татарстан Республикасы Конституциясе 6.11.1992 (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән)

3. Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” федераль законы (№273-ФЗ, 21.12.2012ел)

4. ТРның “Мәгариф турындагы” законы 22.07.2013 ел №68-ЗРТ (23.07.2014елда редакцияләнгән)

5. Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында ТР Законы (2004нче ел, 1нче июль).

6. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008.

7. Федераль дәүләт башлангыч гомуми белем бирү стандарты. (Россия Мәгариф һәм фән министерлыгының 06.10.2009 елгы №373 (18.12.2012 елда редакцияләнгән) боерыгы)

8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (1-11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде. – Казан: Татарстан, 2011.

9. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай 4нче лицее”ның төп гомуми белем өчен төп белем программасы.

10.Дәреслек: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012

И.Х.Мияссарова,Ч.М.Харисова . Татар теле. Казан “Мәгариф- Вакыт”нәшрияты—2011. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

11.Методик кулланма: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2012


Укыту предметының максаты һәм бурычлары.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

- фонетика, лексикология, сүз ясалышы, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

- телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру (әйткәнне аңларга, тыңлаучыга җиткерергә, дөрес, матур итеп укырга һ.б.).

4.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.


Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора. Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә. Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора. Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар. Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.
Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:патриотизм, гражданлык кыйммәте – туган якка, татар халкына, татарстанга мәхәббәт хисе, ватанга хезмәт итү;табигать кыйммәте – туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе;матурлык кыйммәте – матурлык, гармония, кешенең эчке дөньясы, эстетик үсеше; яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе;хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт, максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.
Программаны өйрәнүдән көтелгән предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләр . Укытуның шәхси нәтиҗәләре.укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә;шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән горурлану хисләренә ия;төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре. Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.
Танып белү нәтиҗәләре:дәреслектә ориентлаша белү;шартлы билгеләрнең телен белү;рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;тормыш тәҗрибәсен куллану;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
Коммуникатив нәтиҗәләр:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү;мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре:тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә; хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу;сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү;сүз басымын дөрес куеп уку;калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес итеп язу. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуын белү;татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу атар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү;җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату;җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
Уку предметының эчтәлеге.


Бүлекләр

Сәг.саны

Теоретик материал

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

Телдән әзерлек чоры

7

3

4

2

Әлифба

54

43

12

3

Грамматика

38

21

16


Барлыгы

99

67

32


Әзерлек чоры (7 сәг.) Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому¬ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк¬леген аңлау. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз¬ларга таркату. Әлифба чоры (54 сәг.) Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек – аваз анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу. Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру. Татар теле (38 сәг.) Аваз һәм сүз. Аваз һәм хәреф. Сөйләм төзү. Җөмлә, аның ахырында тыныш билгеләре. Предметны, билгене, хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Иҗек. Сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләре. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: й, в, к, г, хәрефләре. Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр.



Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

Телдән җавап бирүне бәяләү

Укуның күләме һәм аны бәяләү.

Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:

1) “тулаем аңлады”;

2) “өлешчә аңлады”;

3) “аңламады”.

1нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6 җөмлә тәшкил итә.


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү өчен 1нче сыйныфта һәр укучының дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1нче сыйныфта -1 юл. Бу эш һәр дәрестә алып барыла.


Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

сыйныф

Эш төрләре

сүзләр

җөмләләр

1

6-8

2-3


Күчереп язуны бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыннары алышынган булса, "5"ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, "4"ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә, яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр күп булса, "3"ле куела.

Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, "2"ле куела.


1 нче сыйныфта диктантларны бәяләү

сыйныф

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

изложение

сочинение

1(уку елының икенче яртысында)

5-7

10-15

-

-

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла.

1 нче сыйныфта орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4” ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә "2" ле куела.

1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, ләкин аерым очраклардаикенче яртыеллыкта 30 – 35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.


Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-флар/ [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

2. Әлифба : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- Казан:” Мәгариф- Вакыт”нәшр., 2012;

3.Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова .- Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.

4.Әлифба: 1,2 нче язу дәфтәрләре: башл.гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен.1нче с-ф./ Р.Р.Шәмсетдинова, Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова.- Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2015

5.Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru






































Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре

Үткәрү вакыты

План

факт

Телдән әзерлек чоры (7 сәг.)

1

Б.с.ү.№1. Таныш

булыйк! Сөйләм.

Дәфтәрләрдә эш – буш шакмаклар эченә тиешле рәсемнәр ясау һәм пунктирлар буенча кабатлау, әдәплелек сүзләрен әйтү, сөйләшү.

01.09.


2

Аралашу. Җөмлә.

Сөйләмнән җөмләләрне аерып алырга, сүз һәм җөмлә аермасын аңлау. Әйтмә сөйләм һәм җөмлә схемалары белән танышу. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзи белү. Дәфтәрләрдә эш – 4 нче бит.

05.09


3

Текст. ”Иң күңелле көн”


Текст эчтәлеген тыңлау һәм рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Тексттан җөмләләрне аерып алу, җөмләдәге сүзләрне табу, предметны белдергән сүзләрне табу. Предметны белдергән сүзләрне гомумиләштереп әйтү (китап, дәфтәр, карандаш – уку әсбаплары). Дәфтәрләрдә эш – 5-6 нчы битләр.

07.09


4

Б.с.ү. №2. Безнең мәктәп. Предмет белдерүче сүзләр.

Текст эчтәлеген тыңлау һәм рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Тексттан җөмләләрне аерып алу, предметны белдергән сүзләрне табу , аларны гомумиләштереп әйтү. Дәфтәрләрдә эш – 7 – 8 нче битләр.

08.09.


5

Б.с.ү .№3. Безнең гаилә. Сөйләм.

Х.Халиковның гаилә турындагы шигыре белән танышу һәм сорауларга җавап бирү. Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атау, эш – хәрәкәтне белдерүче сүзләрне табып әйтү. Хәрәкәтне белдерүче сүз моделен аңлату. Гаилә әгъзаларын,туганлык мөнәсәбәтен белдергән сүзләрне атау. Предметны, хәрәкәтне белдерүче сүзләр бәйләнешен ачыклау. Дәфтәрләрдә эш – 9 – 10 нчы битләр.

12.09.


6

Б.с.ү. № 4.

Шәһәрдә. Билге белдерүче сүзләр.

Рәсем буенча җөмлә һәм сурәтләү тексты төзү, билге белдерүче сүзләрне табу, юл билгеләрен уку, светофор төсләренең мәгънәсен аңлату, сорауларга җавап бирү, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Дәфтәрләрдә эш – 11 нче бит.

14.09.


7

Сөйләм авазлары. Сузык һәм тартык авазлар.

Сузык, тартык авазларны тану, хайван, кош атамаларын татарча әйтү, сүзнең беренче авазын аерып әйтү. Сүзнең аваз төзелешен ачыклау. Дәфтәрләрдә эш – 12 нче бит.

15.09.


Әлифба (54 сәг.)

8

[а] авазы. А, а хәрефләре.

Авазны әйтү, сүзгә аваз анализы ясау, сүзне иҗекләргә бүлү, авазның сүздәге урынын билгеләү, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен тану, дәреслектәге сюжетлы рәсемнән [а] авазы сүзнең башында, уртасында, ахырында килгән сүзләрне табу. Дәфтәрләрдә - 13 – 14 нче битләр.

19. 09.


9

[ ә] авазы. Ә, ә хәрефләре.

[ә]сузык авазы белән танышу, авазны әйтү, сүзгә аваз анализы ясау, сүзне иҗекләргә бүлү, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен тану. Дәфтәрләрдә - 15 – 16 нчы битләр.

21. 09.


10

[ы ] авазы . Ы, ы хәрефләре.

Сюжетлы рәсем буенча текст төзү, өйрәнелә торган авазны табу, сүзгә аваз анализы ясау, тексттан өйрәнелә торган авазны ишетеп тану, шул аваз кергән сүзләр уйлап әйтү, Ы хәрефен язу, тизәйткечне өйрәнү.

22. 09.


11

[э] авазы . Э, э хәрефләре.

Рәсемдәге сюжет буенча текст төзү, өйрәнелә торган авазларны табу, сүзгә аваз анализы ясау, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, [э] авазына билге булып килгән баш һәм юл Э, э хәрефләрен тану, [Э] авазы беренче иҗектә генә э хәрефе белән, башка иҗекләрдә е хәрефе белән белдерелүен, рус теле аша кергән сүзләрдә бу авазның киң укылышын үзләштерү; тексттан [ э ] авазы кергән сүзләрне табу, текст буенча сораулар бирү, үз фикерләреңне башкаларга җиткерү.

26. 09.


12

Б.с.ү. №5 . Көзге табигать.

Көзге табигатьне күзәтү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Көз турында шигырьләр уку. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

28. 09.


13

[и] авазы . И, и хәрефләре.

Сүзгә аваз анализы ясау барышында [и ] авазын аерып ала, дөрес итеп аваз анализы ясый белү, схемага туры килгән сүзне табып әйтә һәм укый белү, ребус чишәргә өйрәнү (бишек – ишек) И һәм и хәрефен яза белү.

29.09.


14

[у] авазы . У, у хәрефләре.

Сүзгә аваз анализы ясау

барышында [у ] авазын аерып ала, дөрес итеп аваз анализы ясый белә, схемага туры килгән сүзне табып әйтә белү. [у] авазының аваз ияртемнәрендә булган мәгънәләрен ачыклап уку. У һәм у хәрефен яза белү.


03.10


15

[Ү] авазы . Ү, ү хәрефләре .

Дөрес итеп авазны әйтә, сүзгә аваз анализы ясый, таныш әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйли, шигырь, табышмак җавапларыннан Ү, ү хәрефләре кергән сүзләрне таба, рәсемдә бирелгән предмет исемнәрендәге [ү ] авазының урынын билгели белү, ребус чишәргә өйрәнү. Ү һәм ү хәрефен яза белү.

05. 10.


16

Б.с.ү.№ 6 .Мәктәп китапханәсендә.

Мәктәп китапханәсенә экскурсия. Мәктәп китап-ханәсе һәм китапханәче белән, китап алу тәртибе белән танышу. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү.

06. 10.


17

[о] авазы . О, о хәрефләре.

Авазның тар һәм киң әйте-лешле булуын , бәйлә-нешле сөйләм төзи, ребус җавапларын таба, логик фикер йөртә, [о] һәм [ы] авазларын аера белү. Шигырь, мәкаль эчтә-лекләрен үзләштерү. О һәм о хәрефен яза белү.

10. 10.


18

Б.с.ү. №7. Мәктәп ашханәсендә.

Мәктәп ашханәсендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең өйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу.Рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

12. 10.


19

[ө] авазы . Ө, ө хәрефләре.

ө] авазы һәм хәрефе белән танышу, аваз – хәреф анализы ясый белү, фонематик ишетеп аңлауны, игътибарны, хәтерне үстерү,[ ө] авазын дөрес әйтә, ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуын , бу аваз кергән сүзләрне танып әйтә, ребус, табышмак җавапларын уйлап таба , Ө һәм ө хәрефен яза белү.


13. 10.


20

Б.с.ү. №8 .Дуслык мәктәптән башлана.

Мәктәптә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, үзара дуслык турын-да сөйләшү. Бирелгән темага әң-гәмә оештыру. Өйрәнелгән хәреф-ләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүз-ләр ясый, укый һәм яза, рәсем бу-енча җөмләләр төзеп әйтә, кечке-нә хикәяләр төзеп сөйли белү.

17. 10.


21

Сузык авазлар. Кабатлау.

Сузык авазларга анализ ясый, охшаш сузыкларны чагыштыра, аларга характеристика бирә белү. Барлык өйрәнгән сузык аваз хәрефләрен кабатлау.

19. 10.


22

[н] авазы . Н,н хәрефләре.

Тартык [н] авазына яңгы-рау, калын, нечкә аваз буларак характеристика бирә, авазның сүздәге урынын билгели, кушыл-малар, иҗекләр, сүзләр укый, текстны тыңлап аңлый белү. Сүз схема-ларын укый, бер авазы белән генә аерылып торган сүзләрне укый, белү. Н һәм н хәрефен язарга өйрәнү

20. 10.


23

[л]авазы Л,л хәрефләре.

[ л] авазын аерып ала, сузык аваз белән аермасын аңлата, авазның калын, нечкә яңгырашына сузык авазларның йогынтысын ачыклый, сүзләрне үзгәртә, мәгънәләрен ачыклы белү. Л һәм л хәрефен язу.

24. 10.


24

[м] авазы . М, м хәрефләре.

Рәсем буенча сүрәтләү хикәясе төзи, [м ] авазы кергән сүзләрне табып әйтә, сүзләр янындагы шартлы бтлгеләрне, ачык, ябык иҗекләрне, сүзләрне, җөмләләрне укый белү. М һәм м хәрефен язарга өйрәнү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.

26. 10.


25

[р] авазы . Р, р хәрефләре.

Кошларны танып белергә өйрәнү, сүзгә аваз анализы ясый, тексттан р хәрефе кергән сүзләрне таба, бәйләнешле текст төзи, фикереңне дөрес, төгәл итеп әйтеп бирә белү. Р һәм р хәрефен язарга өйрәнү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.

27.10.


26

[й] авазы . Й, й хәрефләре .

Фикерне төгәл, дөрес, эзлекле итеп әйтә, авазларны дөрес итеп укый, сорауларга җавап бирә, укытучы биргән биремнәрне үти, сүз эченнән яңа сүзләр таба, Й һәм й хәрефен яза белү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.


07.11


27

[ң] авазы, ң хәрефе .

ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын, текст эчтәлеген рәсем эчтәлеге белән тәңгәлләштерә, ң хәрефен яза белү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.

09.11


28

Я хәрефе.

Я хәрефен калын яңгырашлы сүзләрдә йа, нечкә яңгырашлы сүзләрдә йә дип укый, бер авазы белән генә аерылып торган, бер авазга артык булган сүзләрне укый һәм яза белү. Предметны, билгене белдерүче сүзләрне таба һәм Я, я хәрефен яза белү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.

11.11


29

Ю хәрефе.

Ю хәрефенең ике аваз ку-шылмасына йу, йү билге булып йөрүен, калын яң-гырашлы сүзләрдә йу, нечкә яңгырашлы сүләрдә йү кушылмасы булып укылуын белү. Кечкенә күләмле әкиятләрнең эч-тәлеген сөйли, ю хәрефен танып укый, билгеләр буенча табышмакның җавабын таба, мәкаль эчтәлеген аңлый белү. Ю һәм ю хәрефен яза белү.

14.11.


30

Е хәрефе .

Е хәрефенең ике аваз кушылмасына (йы, йэ) билге булып йөрүен,--Е һәм е хәрефен укый һәм яза белү.

16. 11.


31

[д ] авазы. Д, д хәрефләре.

Сюжет буенча текст төзергә, тексттан [ д ] авазы кергән сүзләрне ишетеп аңлый, сүзгә аваз анализы ясый, тартыкның яңгырау, калын яки нечкә әйтелешенә янәшәдәге сузык авазның йогынтысы булуын ачыклый, өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне, текстларны укый, яза, Д һәм д хәрефен яза белү.

18. 11.


32

[т] авазы. Т, т хәрефләре.

[т ]авазы, Т, т хәрефләре белән танышу. [Т] ның [ д] авазының яңгырау пары булуын, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера, сүзгә фонетик анализ ясый, Т һәм т хәрефен яза белү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары. Кечкенә текстлар яза белү.

21. 11.


33

Б.с.ү .№9. Минем гаиләм.

Минем гаиләм темасына сөйләшү. Гаилә әгъзалары белән таныштыру. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтә, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

23. 11.


34

[з] авазы . З,з хәрефләре.

[з ]авазы З, з хәрефләре белән танышу, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера , сүзгә фонетик анализ ясый, З һәм з хәрефен яза белү. Сүздә аны тоташтыру ысуллары.

25. 11.


35

[с] авазы .С,с хәрефләре.

[с] авазы, С, с хәрефләре белән танышу, саңгырау тартыкларны калынлыкта – нечкәлектә чагыштыра һәм аера , сүзгә фонетик анализ ясый, кушымалар белән сүзләр төзи, , дөрес, аңлап укый һәм яза, текстлар белән эшли, С һәм с хәрефен яза белү.

28. 11.


36

Б.с.ү .№10.Минем дус, тату гаиләм.

Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр те-масына сөйләшү. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язы-лышын кабатлау, язу. Сүзлек дик-танты язу. Өйрәнелгән хәрефләр-дән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөм-ләләр төзеп әйтә, хикәяләр төзеп сөйли белү.

30. 11.


37

[г] авазы .Г,г хәрефләре. (63 – 65 нче битләр)

[Г] авазы, Г, г хәрефләре белән танышу, авазларны дөрес әйтә, саңгырау тартыкларны калынлыкта , нечкәлектә чагыштыра, текстларны укый, шәхси фикереңне әйтә, сүзләрне, текстларны орфоэпик дөрес итеп укый, гаилә турында үз фикереңне әйтә, Г һәм г хәрефен яза белү.

02. 12.


38

Б.с.ү. №11. Безнең гаилә дуслары.

Гаиләдә үзара мөнәсә-бәтләр, ку-накка йөрешү, гаилә дуслары тема-сына сөйләшүӨйрәнелгән хәрефләр-дән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөмләләр, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

05. 12.


39

[к] авазы .К,к хәрефләре.

[к] авазы, К, к хәрефләре белән танышу, авазларны дөрес әйтә, саңгырау тартыкларны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны укый, шәхси фикереңне әйтә, сүзләрне, текстларны орфоэпик дөрес итеп укый, Казан шәһәре турында сөйли, К һәм к хәрефен яза белү.

07. 12.


40

Б.с.ү. №12. Гаилә бәйрәмнәре.

Гаилә бәйрәмнәре турында сөй-ләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләр-нең әйтелешен һәм язылышын ка-батлау. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүз-ләр ясый, укый һәм яза, рәсем бу-енча җөмләләр төзеп әйтә, кечке-нә хикәяләр төзеп сөйли белү.

09. 12.


41

[в], [w] авазлары. В, в хәрефләре .

[в], [w] авазлары һәм В, в хәрефләре белән танышу, авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калын-лыкта, нечкәлектә чагыш-тыра, текстларны дөрес укый һәм яза, шәхси фи-кереңне әйтә,сүз эченнән яңа сүзләр таба белү.

12. 12.


42

[ф] авазы .Ф,ф хәрефләре

[ф] авазы һәм Ф, ф хәреф-ләре белән танышу, аваз-ларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, шәхси фикереңне әйтә,сүз эченнән яңа сүз-ләр таба белү. Татарстан Республикасы атрибут-лары турында сөйли белү.

14. 12.


43

[б ] авазы .Б,б хәрефләре.

[б] авазы һәм Б, б хәреф-ләре белән танышу, аваз-ларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра , текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне башкаларга җиткерә белү. Татар хал-кының үткәне, борынгы шәһәрләре һәм милли бәйрәмнәре турында күзаллау булдыру.

16. 12.


44

[п] авазы .П,п хәрефләре.


[п] авазы һәм П, п хәрефләре белән танышу. Текстның исемен, төп уен билгели белү.Укучыларның башка милләт әкият геройлары турында булган белемнәрен барлау, туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтү. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра , текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне башкаларга җиткерә белү

19. 12.


45

[ж] авазы Ж,ж хәрефләре.

[ж] авазы һәм Ж, ж хәрефләре белән танышу. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калын-лыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне баш-каларга җиткерә белү. Казанда ба-лалар өчен атап чыгарыла торган журналлар турында сөйли белү.

21. 12.


46

[ш] авазы Ш,ш хәрефләре

[ш] авазы һәм Ш, ш хәрефләре белән танышу. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне башкаларга җиткерә белү

23. 12.


47

[җ] авазы. Җ,җ хәрефләре.

[җ] авазы һәм Җ, җ хәрефләре белән танышу. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калын-лыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне баш-каларга җиткерә белү. Туган якта үсүче җиләк төрләрен ачыклау.

09.01


48

[ч] авазы . Ч,ч хәрефләре.

[ч] авазы һәм Ч, ч хәрефләре белән танышу. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, куелган темага үз фикереңне башкаларга җиткерә белү.


11.01


49

[х] авазы. Х,х хәрефләре

[х] авазы һәм Х, х хә-рефлә-ре белән танышу. Авазларны дөрес әйтә, яңгырау тартыкны ка-лынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны дөрес укый һәм яза, ку-елган темага үз фикереңне башкаларга җиткерә белү. “Ак барс” хоккей коман-дасы турында мәгълүмат туплау һәм сөйли белү.

13. 01.


50

[һ] авазы . Һ,һ хәрефләре.

[һ] авазы һәм Һ, һ хәреф-ләре белән танышу Аваз-ларны дөрес әйтә, харак-теристика бирә, текст-ларны укый һәм яза, текст белән эшли, текстның төп уе турында фикер йөртә белү.. Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында мәгълүмат бирә белү.

16. 01.


51

Б.с.ү. № 13. Милли ашамлыклар.

Милли ашамлыклар ту-рында сөйләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтә, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү. Милли ризык исемнәрен белү.

18. 01.


52

Е,е хәрефләре

[е] авазы һәм Е, е хәрефләре белән танышу. Алынма сүзләрне дөрес итеп укый һәм яза белү. Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү. Казан вертолетлар һәм самолетлар төзү заводлары турында мәгълүмат бирә белү.

20. 01.


53

[щ] авазы. Щ,щ хәрефләре.

[щ] авазы һәм Щ, щ хәрефләре белән танышу. Текстның төп уен таба, текст буенча сораулар бирә белү. Авазларны дөрес итеп әйтә, орфоэпик дөрес итеп укый һәм яза, куелган тема буенча үз фикереңне җиткерә белү. Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.

23. 01.


54

[ц] авазы. Ц,ц хәрефләре.

[ц] авазлары һәм Ц, ц хәрефләре белән танышу. Текстның төп уен таба, текст буенча сораулар бирә белү. Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.Татар халкының милли киемнәре турында сөйли белү.

25. 01.


55

ъ , ь хәрефләре.

Тавышсыз хәрефләр блән танышу. Бу хәрефләрнең аеру билгеләре булуын үзләштерү. Тавышсыз ъ хәрефенең тартык авазлардан соң килгәндә калынлык билгесе булуын, ь билгесенең иҗекне нечкәртергә юнәлгән булуын белү.

27. 01.


56

Б.с.ү. №14 .Уеннар.

Балачакның яраткан уеннары турында әңгәмә. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтә, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

30.01.


57

Күнегүләр эшләү (“Универсиада”)

Аваз һәм хәрефләрне искә төшереп кабатлау. Авазларны дөрес әйтә, характеристика бирә, текстларны укый һәм яза, текст белән эшли белү. Текстның төп уен таба, текст буенча сораулар бирә, универсиада турында сөйли белү.

01. 02.


58

Күнегүләр эшләү. (“Алма, пеш!”)

Аваз һәм хәрефләрне искә төшереп кабатлау. Аваз-ларны дөрес әйтә, харак-теристика бирә, текст-ларны укый һәм яза, текст белән эшли белү. Текст-ның төп уен таба, текст буенча сораулар бирә белү. ”Ялкау кеше”, “ты-рыш кеше” сүзтезмәләрен үзләштерү.

03. 02.


59

Б.сү. №15 .Кышкы уеннар

Кышкы уеннар турында әңгәмә. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрә-нелгән хәрефләрнең әйте-лешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, укый һәм яза, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

06. 02.


60

Әлифба.


Аваз һәм хәрефләрне искә төшереп кабатлау. Авазларны дөрес әйтә, характеристика бирә, текстларны укый һәм яза, текст белән эшли белү. Текстның төп уен таба, текст буенча сораулар бирә белү. Әлифба белән хушлашу.


08. 02.


61

Б.с.ү.№16. Яраткан уенчыгым.

Яраткан уенчыгың (уенчыкларны саклау, тәртиптә тоту, үзең дә нәрсәдер ясау) турында сөйләшү. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, укый һәм яза, рәсем буенча җөмләләр, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

10. 02.


Грамматика (38 сәг.)

62

Авазлар һәм хәрефләр. (Татар теле)

Татар теле дәреслеге белән танышу. Язылышы буенча якын булган баш һәм юл хәрефләрен язу күнекмәләрен ныгыту. Сүздә аваз һәм хәрефләрне аера белү, санын билгеләү.. Күнегүләр эшләү.

20. 02.


63

Б.с.ү .№17. Кеше – терек табигатьнең бер өлеше.

Кеше – терек табигатьнең бер өлеше. Кеше өчен һава, су, җылылык һәм ризыкның кирәклеге турында сөйләшү. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Сүзлек (хәреф) диктанты язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтә, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

22. 02.


64

Сузык авазлар.

Татар алфавитын искә төшерү. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә төргә бүле-нешен, татар һәм рус телендәге сузык авазлар, аларны чагыштыра, татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерүче хәрефләрне белү, дөрес һәм матур итеп күчереп язу.

24. 02.


65

Б.с.ү. №18. Кешенең табигать белән бәйләнеше.

Кешенең кояш, су, һава белән чыныгуы турында фикерләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясый, рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтә, кечкенә хи-кәяләр төзеп сөйли белү.

27.02.


66

Иҗек һәм басым.

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, һәр иҗектә бер генә сузык аваз булуын, иң кечкенә иҗекнең бер сузыктан торуын, бердәй языла торган сүзләрнең төрлечә әйтелергә дә мөм-кин булуын белү.


01.03.


67

Б.с.ү. №19. Кеше һәм табигать.

Табигатьне саклау – кешеләр сәламәтлеген саклауның мәҗбүри шарты икәненә төшендерү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәреф-ләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

03.03.


68

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү кагыйдәләре белән танышу,.ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне юлдан – юлга күчерә белү.


06.03.


69

Б.с.ү. №20 .Өс – баш һәм аяк киемнәре.

Кешене кием бизи” темасына сөйләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрә-нелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

09.03.


70

Тартык авазлар.

Татар һәм рус телендәге тартык авазлар, аларны чагыштыра, татар теленең үзенчәлекле тартыклары һәм аларны белдерүче хәрефләрне белү, күнегүләр эшләү, дөрес һәм матур итеп күчереп язу.

10. 03.


71

Алфавит.

Алфавитны кабатлау һәм куллана белү, алфавитта хәрефләрнең урынын билгели, бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яза белү, күнегүләр эшләү.

13. 03.


72

Б.с.ү. №21. Хезмәт төбе- хөрмәт.

Хезмәт төбе- хөрмәт темасына сөйләшү оештыру. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

15. 03.


73

Сузык һәи тартык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку. Э,э(е) хәрефләре.

Сузык һәм тартык авазларга бүленешне кабатлау. Татар һәм рус телендәге сузык һәм тартык авазлар, аларны чагыштыра, татар теленең үзенчәлекле сузыклары, тартыклары һәм аларны белдерүче хәрефләр, [э] авазын белдерүче хәреф, рус һәм татар телләрендә әйтелешен белү.

17.03.


74

Б.с.ү. №22. Киемнәр кибетендә.

Киемнәр кибетендә “ дигән темага диалог, сөйләшү оештыру. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

29.03.


75

Ө ө хәрефләре.

Ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын, Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу,аның беренче иҗектә генә килүен белү, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр уйлату, күнегүләр эшләү.

31.03.


76

О һәм ы хәрефләре.

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын, калган иҗекләрдә, [о] ишетелсә дә, ы хәрефенең язылуын , [о] авазын белдерүче хәреф, аның рус һәм татар телләрендә әйтелеш үзенчәлекләрен белү, дөрес язу күнекмәләре, күнегүләр эшләү.

03.04.


77

Б.с.ү. №23 Авылда.

Авыл тормышы турында сөйләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрә-нелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.


05.04.


78

Я, ю, е хәрефләре.

Я, ю, е хәрефләренең ике авазга билге булып килүен, я, ю, е хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый һәм яза, сүзләрне аваз ягыннан тикшерә белү, күнегүләр эшләү.


07. 04.


79

Б.с.ү. №24. Авылда язгы эшләр.

Язгы чорда авыл халкының эш үзенчәлекләр турында фикерләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйте-лешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәреф-ләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

10.04.


80

Й тартыгы.

Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрне ныгыту. Й хәрефенең сүз башында о, ө сузык аваз хәрефләре алдыннан, башка урыннарда алардан соң да язылуын, Й хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза, йо, йө кушылмлары, сүзтезмәләр белән җөмләләр төзи белү.

12.04.


81

В, г, к хәрефләре.

В, г, к хәрефләре булган алынма сүзләрне дөрес укый һәм яза, татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә, [в] һәм [w], [г] һәм [к] авазларының язылышы һәм әйтелеше, рус теле белән чагыштыра белү, күнегүләр эшләү

14.04.


82

Б.с.ү. №25. Туган шәһәремә яз килде.

Язгы табигать турында сөйләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәреф-ләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.


17.04.


83

Исем.

Исем сүз төркеме белән танышу. Сүзләргә сораулар куя, Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне аера, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи белү.


19.04.


84

Б.с.ү. №26. Шәһәремнең күренекле кешеләре.

Шәһәремнең күренекле кешеләре турында әңгәмә оештыру. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәреф-ләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр

төзеп сөйли белү.

21.04.


85

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән генә язылучы сүзләр дә булуын, җөмләнең беренче сүзе һәм ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуын белү.


24.04.


86

Б.с.ү. №27. Шәһәремнең истәлекле урыннары.

Шәһәремнең истәлекле урыннары турында әңгәмә оештыру. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәреф-ләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

25.04.


87

Сыйфат.

Сыйфат сүз төркеме белән танышу, сораулар куя, башка сүз төркемнәре арасыннан аерып ала белү.

26. 04.


88

Б.с.ү. №28.Кошлар – безнең дусларыбыз.

Кошлар – безнең дусларыбыз темасына фикерләшү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

28.04.


89

Фигыль.

Фигыль сүз төркеме белән танышу, сораулар куя, башка сүз төркемнәре арасыннан аерып ала белү.

02.05


90

Б.с.ү .№29. Безнең якта кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар.

Безнең якта кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында әңгәмә оештыру. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйте-лешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

03.05.


91

Сөйләм. Җөмлә. Текст.

Җөмлә, сөйләм, текст турында төшенчә бирү, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи, текстта җөмлә санын билгели белү.

05.05.


92

Җөмлә һәм сүз.

Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын , җөмләнең бер яки берничә сүздән торуын, андагы сүзләрнең бер – берсенә бәйләнүен күзәтү, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи белү.

08.05.


93

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.

Сөйләгәндә төрле тавыш – сорау бирү, хәбәр итү һәм соклану хисе белдерү белән әйтелгән җөмләләрдән соң, язганда, төрле тыныш билгеләре куелуын өйрәнү һәм белү, күнегүләр эшләү.

10.05.


94

Б.с.ү. №30. Бәйрәмнәр.

Татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләшү. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

12. 05.


95

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

Ел буена үткәннәрне

ныгыту, гомумиләштерү, системага салу һәм кабатлау.

15.05.


96

Б.с.ү. №31. Сабантуй.

Сабантуй темасына фикер алышу Өйрәнелгән хәрефләрнең әйте-лешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

17.05.


97

Үткәннәрне ныгыту һәм кабатлау.

Ел буена үткәннәрне ныгыту, гомумиләштерү, системага салу һәм кабатлау.


19.05.


98

Б.с.ү. №32. Җәй килде.

Җәйге табигать, каникуллар турында сөйләшү. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын кабатлау, язу. Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр ясау, уку һәм язу. Рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү. Кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

22.05.


99

Үткәннәрне ныгыту һәм кабатлау.

Ел буена үткәннәрне ныгыту, гомумиләштерү, системага салу һәм кабатлау.

24.05.



Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Серия олимпиад «Зима 2025»



Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее